Татарның асыл сыйфатларыннан берсе, халкыбызның бер хасияте – китаплылык, дип язган иде Миркасыйм ага Госманов. Миңа калса, моны икенче төрле мәгърифәтлелек дип атарга була. Мәгърифәтлелек дип әйтәбез икән, табигый, мәгърифәтчеләр алга чыга. Һичшиксез, фидакяр мәгърифәтчеләребез арасында, алгы сафларда Каюм Насыйри тора.
XIX гасыр зыялы татар тормышының кайсы юнәлешен алсаң да, мәшһүребез анда үз эзен калдырган. Күптән түгел генә Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясендә уздырылган Каюм Насыйри исемендәге “Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте” дигән ХIV халыкара яшьләр конференциясендә шул эзләрне барладылар.
– Аның һәрбер гамәле, һәр язган китабы татарны алга җибәрүгә, тәрәккыяткә хезмәт иткән. Ул башлаган эшләрне егерменче йөз башында Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимовлар күтәреп алган һәм милли хәзинәбезгә әверелдергән. Мине аеруча куандырганы – Каюм бабаның эшчәнлеген өйрәнүдә укучыларыбызның катнашуы. Бүген биредә Татарстан балалары гына түгел, Чуашстан, Мари Иле республикалары, Әстерхан, Саратов, Нижгар өлкәләре, чит ил укучылары да Насыйри мирасы белән таныша. Телебезнең, мәгарифебезнең ниндилеге, милләтебезнең киләчәге безгә, бигрәк тә яшьләргә бәйле. Минем гамәлем халкыма нинди файда китерә дигән уй беркайчан да башыбыздан чыкмасын, күңелебезнең түрендә торсын иде. Шул вакытта халкыбыз барча кыенлыкларны җиңеп чыгачак, – дип фатихасын бирде анда яшь буынга КФУның мөхтәрәм галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп ага Миңнегулов. Биредә шунысын да өстәргә мөмкин: моңарчы фән әһелләребез Каюм бабаны халкыбызның телен, авыз иҗатын тирәнтен тикшергән, туган як тарихын өйрәнгән, кыскасы, дөньяви галим дип тәкрарлап килә иде. Берничә ай элек кенә аның дин белгече икәнлеге дә ачыкланды. Тәгаен алганда, күренекле мәгърифәтчебезнең төрки-ислам дөньясында беренче булып “Мифтахел-Коръән” – Коръән сүзлеге (конкорданс) төзегәнлеге мәгълүм булды. Галим үзе бу хезмәтен “иҗтиһадымның иң олысы” дип атаган.
Сер түгел, әле кайчан гына башка милләтләрнең, үз телләрен, мәдәниятләрен дөньякүләм пропагандалаучы, Җир шарының төрле төбәкләрендә эшләп килүче, Гёте, Сервантес, Конфуций, Пушкин, Юныс Әмре кебек мәшһүр шәхесләр исемнәре белән аталучы институтлары бар; нишләп без һаман бу эшкә алынмыйбыз икән, дип кимсенеп йөри идек. Ниһаять, 2014 елны КФУ базасында, татар телен, мәдәниятен киң колачлы пропагандалау, алга сөрү максатында, Каюм Насыйри институты оештырылды. Әлеге институтның эш тәҗрибәсе турында конференциядә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Ләйсән Шәяхмәтова сөйләде. Дөньяның кайсы гына илендә яшәми татар. Менә шул милләттәшләребез белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыру, җирле халыкларны татар мәдәниятенең казанышлары белән таныштырып тору өчен биш җирдә – Мәскәү, Астана, Санкт-Петербург, Бишкәк һәм Екатеринбург шәһәрләрендә әлеге институтның филиалларын – мәдәни үзәкләрен ача башладылар. Бирсен Ходай: быел дөнья читенә – Австралиягә барып, Каюм Насыйри үзәге ачарга җыеналар. Бик зур гамәлнең – гыйльми-мәдәни куәтебезне файдаланып, милләтебезне дөнья сәхнәсендә тәкъдим итүнең бик җитди бер юлы бу.
Мәшһүр бабабыз башлаган эшкә – милли-мәдәни тамырларыбызны барлауга мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә мөмкин ич, дип яшелүзәнлеләр әлеге конференцияне оештыруга алынган. Әүвәл район күләмендә генә үткәрсәләр, тора-бара республика күләменә чыкканнар, алты елдан студентларны да катнаштырып, төбәкара кимәлдә уздыруга керешкәннәр. Инде быел оештыручылар арасына КФУ да кергәч, Кытай, АКШ, Япония, Төркия, Иран, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан вәкилләре дә катнашкач, халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе дип атаганнар аны. Шунысы кызык: әлеге Каюм Насыйри укулары (аны конкурс дип тә әйтәләр) ике турда үткәрелә икән. Әүвәл катнашырга теләүчеләр жюри карамагына фәнни-тикшеренү эшләрен җибәрә, аннан икенче турга узган эшләрнең авторлары үзләре Яшел Үзәнгә килеп, секция утырышларында хезмәтен тәкъдим итә.
– Быел конкурска 900ләп эш килде. Бу – бик зур сан. Әлеге эшләрнең 257се финалга узды. Шул эшләрнең авторларын Зеленодолга чакырдык. Башка елларда секцияләрдә генә бүләкләсәк, быел җиңүчеләрне барча катнашучылар алдында, сәхнәгә менгереп бүләкләдек. 15 секциягә бүленеп эшләгәннәр иде. Шунда җиңеп чыкканнарга Каюм Насыйри исемендәге алтын медаль тапшырылды. Икенче-өченче урыннарны яулаганнар диплом белән бүләкләнде. Быел жюри составының яртысын диярлек фән докторлары, профессорлар тәшкил итте”, – дип сөйләде безгә жюри әгъзасы, Казандагы 27нче татар гимназиясенең география һәм биология укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ильяс Мөхәммәтҗан.
“Туй үпкәсез булмас, диләр. Катнашучыларның кайберләре алдынгы урыннарны билгеләү белән ризалашып бетмәде. Нишлисең, беренче урын берәү генә. Бәлкем алдынгыларны билгеләү шартлары бик үк камил түгелдер. Әмма бик сыйфатлы, җитди хезмәтләр шактый күп иде. Тикшеренү эшләре шактый сыйфатлы башкарылган. Беренче чиратта эшләрнең актуальлеге, яңалыгы, авторның тәкъдим итә белү осталыгы исәпкә алынды”, – дип канәгатьләнү белдерде ахырда эксперт сыйфатында катнашкан, тарихи эшләрне күздән кичергән РИУның теология факультеты деканы Габдулла Шәңгәрәев.
Анда ниндирәк эшләр катнашты икән, дип кызыксынучылар өчен берничәсен атап китәргә мөмкин. “Япон канзашасын һәм татар халкының тырнак алмалау технологиясен куллану” (Яшел Үзәндәге 16нчы мәктәп укучысы Айгөл Кәримова). “Татар телен чит тел буларак өйрәнү үзенчәлекләре” (Токиодан магистрант Юто Хасияма). “Гади һәм җиңел генә татар теле турында” (Чаллыдагы 60нчы мәктәп укучысы Дарья Сенаторова). “Каюм Насыйри эзләре суынмас. Олы Ачасыр авылы буенча виртуаль сәяхәт“ (Яшел Үзәндәге 7нче мәктәп укучысы Гөлназ Сәлахетдинова). “Каләмнән тамдырып канымны... Сирин Батыршинның тормыш юлы һәм иҗаты” (Чаллыдагы 60нчы мәктәп укучысы Лилия Нәбиуллина). “Төрки халыкларның рухи мәдәнияте” (Астанадагы Гумилев исемендәге Евразия университеты магистранты Аягоз Кожабекова). “Татар телендәге ойконимик терминнар һәм Балтач районында алардан ясалган җирле атамалар” (Балтач районының Салавыч лицее укучысы Зәлидә Хөсәенова). Эшләрнең күбесе татар филологиясенә һәм туган якны өйрәнүгә карый. Шунысы кызык: соңгы елларда гуманитар өлкә белән генә чикләнеп калмыйча, математика, физика, биология, химия, география, геология юнәлешләрендәге эшләрне дә катнаштырып, төгәл фәннәрне үз итүче укучыларның хезмәтен дә укып-тикшереп бәялиләр хәзер.
Ахырда шуны да әйтмичә кала алмыйм. Берничә ел инде Яшел Үзән шәһәре җитәкчеләре, 10нчы гимназия каршында Каюм Насыйри бюстын куячакбыз, дип вәгъдә бирә (уку йорты мәгърифәтчебез исемен йөртүче урамда урнашкач, бик табигый, урынлы булыр иде бу). Ни кызганыч, мәшһүр мәгърифәтчебезнең 190 еллыгына да өлгертә алмадылар. Менә Каюм бабаның 191 еллыгы да узып китте. Бюст һаман юк. Шуңамы быел шәһәр җитәкчеләреннән берәү дә күзгә чалынмады конференциядә. Халыкара статус алгач, түрәләр күбрәк тә булыр дип гөманлаган идек без.
Рәшит Минхаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 42, 29.03.2016/)