«Туган тел» оешмасы һәм Казан Федераль Университетының Бишкек шәһәрендәге Каюм Насыйри үзәге 25 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган кичә үткәрде.
Кичәне Каюм Насыйри үзәгенең татар теле укытучысы Шарафутдинова Нурия Салимовна алып барды. Килгән кунакларны «Туган тел» оешмасы җитәкчесе, Гөлсинә Ульмаскулова сәламләде .
Әлеге кичәдә Габдулла Тукайның тормыш юлы хакында сөйләнде, татар телен өйрәнүче укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте буенча театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, аннары кечкенә балалар курчак театрын күрсәттеләр.
Кичә ахырында бөтен килгән кунаклар Габдулла Тукай сурәте төшкән дәфтәр белән бүләкләнде.
Кичә Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Материалны әзерләде: үзәк методисты Шарафутдинова Нурия Салимовна