23-25 нче апрель көннәрендә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрнең төрле төбәкләреннән (Казахстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Үзбәкстан) булган иң талантлы укучылар һәм студентлар "Байтик" сәламәтләндерү һәм белем бирү комплексына җыелды. Биредә алар татар теленнән Халыкара олимпиадада көч сынаштылар. Географиясе бик зур булган әлеге бәйге быел инде унынчы тапкыр үткәрелә.
Кичә, ягъни 25 нче апрель көнне, "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә Татар теленнән Х Халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булып узды. Безнең Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбеннән бәйгедә барлыгы ун студентыбыз катнашты. Олимпиаданың йомгаклау этабы ике турдан торды. Беренчесе - татар теле һәм әдәбияты буенча язма сынау булса, икенчесе - "ЮНЕСКО - мирас сагында" дигән темага проект эшләре яклау. Безнең студентларыбыз да, матур нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүгә булдылар. 10.2-002 нче төркем студенты Мөхәммәтова Зилә Марат кызы җиңүче исеменә ия булды (җитәкчесе – Татар теле белеме кафдерасы доценты Д.Х. Хөснетдинов). Призёр исеменә исә 10.2-002 нче төркем студенты Таһирова Лилия Галим кызы (җитәкчесе - татар теле белеме кафдерасы доценты Д.Х. Хөснетдинов), 10.2-102 нче төркем студентлары Гыйләҗева Таңсылу Нияз кызы, Миңнегулова Рәзинә Мәхмүт кызы (җитәкчесе – татар әдәбияты кафедрасы доценты Г.Ф. Каюмова), 10.2-122 нче төркем студенты Вәлиева Адилә Рушан кызы (җитәкчесе – тюркология кафедрасы доценты Р.С. Нурмөхәммәтова) ия булдылар.
Бүләкләү тантанасы олимпиадада катнашучылар өчен матур концерт программасы белән үрелеп барды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләп, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Әлеге бәйге - татар телен саклауга һәм аны үстерүгә зур адым. Мондый төр чараларда күбрәк катнашсак, туган телебез белән тагын да ныграк кызыксынсак иде. Кызларыбызны исә чын күңелебездән олы җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы бәйгеләрдә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешүегезне телибез.
Чыганак: 1 курс магистры Илзирә Галимбикова