25 нче февраль көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Камил кызы Һадиеваның күркәм юбилее. Гөлфия Камил кызын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, фәнни-педагогик эшчәнлегендә уңышлар, сәламәтлек телибез!
Гөлфия Камил кызы Һадиева 1994 нче елда Казан дәүләт университетын уңышлы тәмамлап, танылган галим, филология фәннәре докторы, профессор Г.Ф. Саттаров җитәкчелегендә аспирантурага кабул ителә. 1996 нчы елда ул университетның татар теле кафедрасында үзенең фәнни-педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул вакытлардан бирле Гөлфия Камил кызы яшь буынга белем бирү өлкәсендә уңышлы эшчәнлек алып бара. Аның фәнни-тикшеренү юнәлеше исә телебезнең һәм мәдәниятебезнең катлаулы, шул ук вакытта гаять кызыклы өлкәсе булган ономастика тармагына багышланган. 1998 нче елда Г.К. Һадиева “Казан ханлыгы татар ойконимиясенә тарихи-лингвистик анализ” дип аталган кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, 2004 нче елда доцент гыйльми дәрәҗәсен алды. Үзе сайлаган фәнни юнәлешенә Гөлфия Камил кызы бүгенгәчә тугрылыклы булып кала бирә. Аның бу юнәлештәге фәнни хезмәтләре татар ономатологларына һәм төрки ономастика өлкәсендә эшләүче коллегаларга бик яхшы таныш. Хәзерге көндә Гөлфия Камил кызы төрки-татар ономастика фәнни мәктәбенең әйдәп баручы галимнәренең берсе.
Г.К. Һадиеваның педагогик эшчәнлеге дә бик нәтиҗәле. Инде берничә дистә еллар дәвамында ул студентларга фонетика фәненнән белем бирә, урта гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслекләр төзүдә дә катнаша. Тарихи ономастика, тел тарихына караган фәнни тәҗрибәсе аңа татар фонетикасының бүгенге торышын аңлату гына түгел, бәлки фонетик системаның тарихи үсеш-үзгәрешен тулаем күзаллау тудырырга да ярдәм итә.
Югары уку йортында эшләүче галимнең тормышы фәнни эзләнүләр һәм укыту белән генә чикләнми. Аның тормышы күптөрле иҗтимагый эшчәнлек белән үрелеп бара. Гөлфия Камил кызы да бу тормышның үзәгендә кайный. Барлык башкарган эшләренә озаклап туктамыйча, аның җитәкчелегендә 2010 нчы елдан бирле эшләп килгән “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” фәнни түгәрәген атыйсыбыз килә. Студентларның әлеге түгәрәге дистә еллар буе Гөлфия Камил кызының тырышлыгы, үз эшенә булган мәхәббәте нәтиҗәсендә өзлексез эш алып бара. Түгәрәк утырышларына йөргән студентлар төрле конкурс, конференцияләрдә катнашалар, грантлар, исемле стипендия алалар. Гөлфия Камил кызы бу түгәрәк утырышларында телебезнең актуаль мәсьәләләрен генә күтәреп калмый, татар теле белеме өлкәсендә хезмәт иткән күренекле галимнәр белән даими очрашулар үткәрә. Әлеге очрашулар студентларга илһам бирсә, мөхтәрәм галимнәрдә татар теле фәненең киләчәге булган яшь буын белән якыннан танышу, рухи мирасыбызның дәвамы барлыгына ышаныч уята. Фәнни түгәрәк 2020 нче елда Казан федераль университетының иң яхшы фәнни түгәрәк конкурсында “Телне һәм мәдәниятләрне саклау өлкәсендә иң яхшы түгәрәк” номинациясенә лаек булды.
Татар теле белеме кафедрасы коллективы Гөлфия Камил кызын матур бәйрәме белән ихлас котлый. Хөрмәтле хезмәттәшебез! Ирешкән уңышларыгыз киләчәккә илһам бирсен, алдагы эшчәнлегегездә дә яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телибез.
Чыганак: Гөлшат Галиуллина, татар теле белеме кафедрасы мөдире.