2022 елның 30 нчы маенда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле белеме кафедрасы доценты Юсупов Айрат Фаик улы «XIX йөз татар суфый шигъриятенең тел атрибуциясе» дигән темага докторлык диссертациясе тәкъдим итте. Әлеге хезмәт Айрат Фаик улының озак еллар дәвамында башкарылган күпкырлы фәнни эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора. Диссертациядә урын алган фикерләр ике монографиядә, уналты ВАК, унбер Scopus һәм WoS мәкаләсендә, илледән артык чит һәм туган илебездә чыккан мәкаләләрендә чагыла.
Рәсми оппонентларның чыгышларыннан һәм күпсанлы бәяләмәләрдән күренгәнчә, фәнни эш актуаль темага язылган һәм югары фәнни дәрәҗәдә башкарылган. Диссертация яклау барышында Айрат Фаик улының әзерлек дәрәҗәсе югары бәяләнде. Бирелгән сорауларга һәм тәкъдимнәргә ул ышанычлы һәм профессиональ дәрәҗәдә җавап бирде. Чыгыш ясаучылар фәнни хезмәтнең татар теле белеме өчен генә түгел, ә гомумтюркология һәм фәлсәфи фикер үсеше юнәлешендә дә әһәмиятле булуы билгеләп үттеләр.
Без, татар теле белеме кафедрасы хезмәткәрләре, Айрат Фаик улы Юсуповны докторлык диссертациясен уңышлы яклавы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм фәнни эшчәнлеген уңышлы дәвам итүен телибез.
Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы.