2022 елның 15 гыйнварында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Абитуриентлар көне «PR старт. Шаг 1» узды.
Бу көнне мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, укытучылар институт белән танышырга, укырга керү тәртипләре хакында мәгълүмат алырга килде. Көннең төп вакыйгасы – абитуриентларны киләсе уку елында ачылачак яңа юнәлеш “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр” белән таныштыру иде.
Әлеге чара гибрид формада узды. Анда Казан, Ульян өлкәсе, Ханты-Мансийск округыннан, Оренбург өлкәсеннән, Чуваш республикасыннан, Мурманск өлкәсеннән, Чиләбе өлкәсеннән, Башкортостан республикасыннан, Красноярск өлкәсеннән мәктәп укучылары катнашты.
Булачак студентлар белән очрашуны институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул укыту процессы, институтта укучы студентларның югары мөмкинлекләре хакында сөйләде. Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов укучыларны уку тәртипләре белән таныштырды. Татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова PR белән бәйле яңа юнәлеш хакында сөйләде.
Әлеге чарада спикерлар – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева, капирайтер блогер Динара Зиннәтова, психолог Чулпан Нигъмәтҗанова чыгыш ясады. Шулай ук укучылар һәм аларның әти-әниләре медиатренингта катнашты.