Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе өчен апрель ае төрле чараларга бай булды: «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дип аталган фәнни-иҗади бәйге, танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиевнең 7 томлык китапларын тәкъдим итү кичәсе, «Кәрия-Зәкәрия» халык иҗаты төбәк конкурсы, татар теленнән Халыкара олимпиада һ.б. гөрләп үтте.
24 нче апрель көнне исә «Кәрәз клуб» татар фотография мәктәбе катнашында матур итеп бизәлгән 102 нче аудиторияне ачу тантанасы булды. Әлеге бүлмәнең уртасына озын түгәрәк өстәл куелган, бүлмәнең диварларында һәм өстәлдә заманча стиль таләпләренә туры китереп, хәзерге көндә иҗат итә торган кайбер язучы-шагыйрьләребезнең фотосурәтләре урнаштырылган. Мондый матур бүлмәдә, дәресләрдән тыш, әдәби кичәләр, «Әллүки» иҗат берләшмәсенең һәм башка иҗади һәм фәнни түгәрәкләрнең утырышлары узар дип планлаштырыла.
Чараны Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы ачып җибәрде. Бу чарага «Кәрәз клуб» татар фотография мәктәбе җитәкчесе, журналист Раилә Хәялиева килде, әлеге проект турында студентларга һәм килгән кунакларга 102 аудиториянең бизәлеше турында кыскача мәгълүмат җиткерде. Аның әйтүенчә, «Фотосурәт укучыларны һәм әдәбият сөючеләрне иҗатка якынайта. Хәзерге татар язучыларының заман таләпләренә җавап биргән фотолары юк диярлек һәм безнең бу өлкәдә яңалык кертәсебез килә», – диде ул.
Шулай ук бу чарага беренче фотосессия кунагы – шагыйрь Рәмис Аймәт тә килгән иде. Ул студентларга фотосессиянең кызыклы моментлары турында бик тәфсилләп сөйләп бирде, әлеге процессның күңелле һәм истә калырлык булуын искәртте. Яшь журналистлар игътибарына үзенең яраткан шигырьләрен дә сөйләде.
«Кәрәз клуб» фотография мәктәбен уңышлы тәмамлаганнары өчен, студентлар Рәфидә Галимҗанова һәм Альбина Сафинага дипломнар тапшырылды. Илүсә Зәйнетдинова да фотокүргәзмә турында үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште. Сәнгать әһелләренә иҗади сурәткә төшү мөмкинлеге турында ишеткәч, ул, бернигә дә карамыйча, вакыт табып әлеге курска килә һәм канәгать кала.
«Кәрәз клуб» мәктәбе эшчәнлеге студентларда да шактый зур кызыксыну уятты. Фотосурәтләрне күргәннән соң, аларның күбесендә әлеге курсларга укырга йөрү теләге уянды.