Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның «Бер елда - биш илдә (2018)» дип исемләнгән хезмәте басылды. Аны "Ихлас" нәшрияты чыгарган.
Профессор Хатыйп Миңнегуловның әлеге китабы ике кисәктән тора. Беренчесенең төп эчтәлеген, нигездә, авторның 2018 елда Теркия, Таҗикстан, Финляндия, Кытай һәм Казакъстанга гыйльми сәфәрләре, бу илләрдә ясаган доклад-чыгышлары тәшкил итә. Икенче кисәк - биобиблиографик характерда. Анда галим хезмәтләренең, аның турындагы язмаларның, халыкара конференцияләрдә сөйләнгән докладларының исемлеге бирелә. Шулай ук бу җыентыкта X. Миңнегуловның тормышы һәм эшчәнлеге, әдәби бәйләнешләр, С. Айни, Ч. Айтматов, М.Әмирханов хакында да язмалар бар.