(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов Татар милли мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә фидакяр хезмәте өчен медале белән бүләкләнде. Медальне аңа “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
“Кадерле милләттәшләр, публика – искиткеч! Мөхтәрәм Президенттан бүләк алу – зур дәрәҗә. Мин үземне белгәннән бирле халкыма булдыра алган кадәр хезмәт иттем. Милләтебезнең теле яши икән, милләт үзе дә яшәячәк. Киләчәккә өмет-ышанычыбыз зур”, - дип рәхмәтен белдерде галим.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188047/
Фото: Салават Камалетдинов