Урамдагы язгы кояш нурлары укытучыларның, институтка килгән хөрмәтле кунакларның йөзенә, йөзенә генә дә түгел, хәтта күңеленә кунган иде сыман. Календарьдагы билгеле бер дата хакына түгел, ә чып-чынлап бәйрәм тантанасы хөкем сөрә иде бу кичәдә! Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь буын һәм гомерләрен, күңел һәм тел байлыгын фәнгә, студентларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучылар, хөрмәтле остазлар белән очрашу быел аеруча җылы һәм күңелле узды.
Институтның актлар залында Татар дәүләт филармония артистларының дәртле җырлары, күңелле чыгышлары яңгырады. Студентлар уку йортының күренекле укытучылары, галимнәре белән аралашты, аларның яшьлек хатирәләрен тыңлады.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы ветеран укытучыларга, институт мөгаллимнәренә дәрәҗәле бүләкләр тапшырды.
Институтның үз тарихы, якты энергиясе, горурланып сөйләрлек уңышлары бар. Галимнәребез дә биредә укыган студентларны, уку йортын, хезмәттәшләрен сагынып яшәүләрен яшермәделәр. Аларның бүгенге студентларга – булачак укытучыларга әйтер сүзләре шактый җыелган иде.
Садыйкова Аида Гомәр кызы: “Минем тормышым тулысы белән уку йортына бәйле булды. Һәрвакыт институт дөньясы белән яшәдем, эшемне яшәү максатына әверелдердем. Бүгенге студентларның белемгә омтылуын, җитлеккән шәхес булып формалашуларын телим!”
Сверигин Рифат Хәсән улы: “Студентлар белән очрашып, дәресләр уздыра алу бик зур бәхет ул! Мин яшьләрдән күп әйберләргә өйрәнергә тырышам. Алар актив, эзләнүчән, булган мөмкинлекләрне кулланып яшәргә тырышалар. Яшьләр, сезгә шуны әйтәсем килә: тагын да зуррак үрләргә ирешү өчен туган телне, илебезне, халкыбызны яратып яшәргә кирәк. Барыгызга да исәнлек-саулык телим!”
Асылгәрәева Рауза Әмин кызы: “Кадерле студентлар, хезмәттәшләрем! Барыгызны да бик яратам, истә тотам, сагынам! Газета-журналларда чыккан язмаларыгызны укып барам, сезнең өчен сөенәм! 40 ел буена куратор булдым, студентларым белән әле дә аралашып яшибез. Бәйрәмнәрдә котлап шалтыраталар, хәл белешәләр. Мине менә шул сөйләшүләр, аралашулар яшәртә, кадерле кеше икәнемне аңлап яшәргә ярдәм итә.”
Әхмәдуллина Фирая Юныс кызы: “Хәзерге вакытта 85 яшемне тутырып, лаеклы ялда булсам да, эшемне сагынып яшим. Эшкә һәркөнне бәйрәмгә барган сыман килә идек. Институтны, хезмәттәшләремне бик сагынам. Һәр елны шулай безне хөрмәтләп җыйган, күрештергән өчен институт җитәкчелегенә рәхмәтләремне белдерәм!”
Җаббаров Марсель Бәкер: “Мизгел” яшьләр театры 1996 елда эшли башлаган иде. Шул көннән бирле күп спектакльләр куелды, Камал театры сәхнәсендә чыгышлар ясадык, телеспектакльләр куйдык. Театр оешкан көннәрдә студентларга Әмирхан Еникиның “Матурлык” хикәясен укыган идем. Аны балалар бик хисләнеп, әсәрләнеп тыңладылар. Менә инде 25 ел яшьләрне шул матурлык дөньясында яшәтергә тырышам. Театрның эшен дәвам итүчеләр, сез яшәгән дөнья да һәрвакыт матур булсын иде!”
Очрашу күңелле һәм матур үтте. Остазларыбызга исәнлек-саулык, киләсе елларда да имин очрашулар теләп калыйк!