Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше - Әни... Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы–шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй–фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.
Нәкъ менә шул сыйфатлар җәмгыятькә әниләр көнен игълан итәргә сәбәп булгандыр. Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында әниләр көне аерым урын алып тора.
Шушы олы бәйрәм уңаеннан 18 нче ноябрьдән алып, 27 нче ноябрь аралыгында Габдулла Тукай исемендәге югары мәктәбебез битендә матур флешмоб узды. Студентларыбыз Әниләргә багышланган шигырьләр, оригиналь котлаулар башкарып, видеоязмалар төшерделәр. Үзләренең Вконтакте битләрендә #әниләр_day #МиллиМәданиятҺәмМәгарифЮгарыМәктәбе хештеге белән видеоязмаларын урнаштырдылар.
Әниләр көнендә үз балаларына мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык аналарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Әлеге флешмоб һәркемне бәйрәм көнендә үзләренең иң якын кешеләре - Әниләренә рәхмәтен, матур теләкләрен, хисләрен җиткерүне максат итеп куйды һәм максатына һичшиксез ирешә дә алды. Шундый җылы бәйрәм уңаеннандыр, һәр котлау искиткеч дәрәҗәдә ихлас булып чыккан. Флешмобта катнашкан студентлар арасыннан без иң-иңнәрен сайлап, бүләкләргә булдык. Алар: иң яхшы видеоролик – 10.2-102 нче төркем, иң актив катнашкан төркем – 10.2-221 нче төркем, иң яхшы шигырь – 10.2-102 нче төркем студенты Әдилә Шакирова, иң матур рәсем – 10.2-223 төркем студенты Диана Морева. Җиңүчеләрне чын күңелебездән котлыйбыз!
Флешомбта катнашучыларның һәркайсына олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм аларның саны елдан-ел артсын иде дигән теләктә калабыз! Ә әниләребезгә, тагын бер кат бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер, рухи көч, тормыш зирәклеге, сабырлык, гаилә бәхете телибез!
3нче курс студенты, Зилә Мөхәммәтова