“Яңа гасыр” телеканалының “Татарстан хәбәрләре” чыгарылышында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына багышланган сюжет чыкты. Институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов һәм һөнәри юнәлеш үзәге хезмәткәрләре югары уку йортына кабул итү компаниясе башлануы, укырга керү тәртипләре һәм белем бирү юнәлешләре хакында сөйләделәр.