Уйларым… Башыңда мең төрле уй кайнаганда, һәр кешенең кулына ак кәгазь алып сызгалыйсы, булган барлык уй – кичерешләрен шул биткә саласы килгән чаклары була торгандыр. 13нче гыйнвар көнне институтның актлар залында “Мизгел” яшьләр театры һәм “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсенең уртак проекты сәхнәгә куелды. “Әллүки”гә йөрүче яшь шагыйрьләрнең иҗатлары, “Мизгел”гә йөрүче студентлар тарафыннан сәхнәдә шигьри композиция итеп тәкъдим ителде.
Сәхнәгә куелганчы бик күп эш башкарылды. Бер яктан җиңел тоелса да, икенче яктан сәхнәгә шигьри композиция кую икеләтә көч тәлап итә. Йөзләгән шигырьләр арасыннан туры килгәннәрне сайлап алу, аның мәгънәсен тиешлечә ачу, шигырьләрне уйнаучыларның характерларына туры китерү...
Әлбәттә, шигырьне берничә төрле укып була. Һәр кеше үзенең хәләтенә карап, аны үзе сайлый. Режиссер Илфак Хафизов сүзләре буенча, әлеге спектакьның төп максаты – шигырьнең асылын ачу, бүгенге көн күзлегеннән карап, шигырьләрнең бер вариантын тамашачыга тапшыру иде. Артистларга килгәндә, беренче курс студентлары өчен иҗат тормышына бу бер адым булды.
Залдагы мохит ,спектакль беткәч әйтелгән рәхмәт һәм мактау сүзләре һәр кешене сөендерде һәм алдагы уңышларга канатландырды.