9 нчы ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында ТАССРның 100 еллыгына багышланган Республикакүләм иҗади эшләр конкурсының бүләкләү өлеше узды. Холлда иң яхшы эшләрне дә күреп була иде. Камырдан ясалган картиналар, бәйләнгән курчаклар, төрле техника белән ясалган рәсемнәр концерт башланганчы ук иҗади мохит барлыкка китерә.
Бәйрәмне Дизайн һәм милли сәнгать кфедрасы доценты Мәхмүтова Мәдинә Мөхәммәтовна белән Дизайн һәм милли сәнгать кфедрасының мөгаллиме Нуруллин Айдар Фәрит улы алып бардылар. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зилия Мохтар кызы Яугилдина “Минем Татарстан” конкурсы финалистларын институт исеменнгән тәбрикләде.
Бүләкләрне тапшыру өчен дәрәҗәле кунаклар чакырылган иде. “Графика” номинациясендә җиңү яулаган балаларны Татар китап нәшрияты Генераль директорының беренче урынбасары Айдар Марс улы Гимадеев котлады: “Институт студентлары белән без инде күптәннән таныш, уртак проектларыбыз да бар. Киләчәктә әлеге конкурста җиңү яулаган катнашучылар да, сәләтләрен үстереп, безнең нәшрият белән бик матур китаплар чыгарырлар, дип өметләнәм.”
“Фотосурәт” номинациясе җиңүчеләрен котлаган Фотографлар союзының идарә рәисе Георгий Алексеевич Козлов балаларга уңышлар теләде: “Фотосурәт – иң демократик сәнгать төре. Шуңа күрә һәркем бу һөнәрне үзләштерә ала, бары тик тырышырга һәм иренмәскә генә кирәк.”
“Рәсем сәнгате” номинациясен бүләкләгән Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, монументалист-рәссам Вәлиуллин Фәрид Рәшит улы: “Әлеге номинация иң мактаулыларының берсе. Киләчәктә сезнең белән институтыбыз бинасында күрешербез әле, дип ышанам.”
“Декоротив-кулланма сәнгать” номинациясен Татарстан Республикасының Халык сәнгати һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәгенең Генераль директоры, философия фәннәре кандидаты Мостафаев Нури Амди улы: “Сәнгать – шактый катлаулы төр. Хәзердән үк балаларның сәнгатькә кызыксынуы булу мине шатландыра. Киләчәктә әлеге конкурста катнашкан балалар республикабызның мәдәниятын үстерәчәк кешеләр булачак.”
“Иҗади эссе” номинациясенең җиңүчеләрен Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров бүләкләде: “Эсселар белән танышканда миндә горурлык һәм “Татар теле әле яшиячәк” дигән өмет хисем уянды. Балаларның тел байлыгы сокландыра.”
Конкурсның Гран-при иясен Милли мәдәният һәм мәгариф институты деканы Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы, Данис Фәнис улы Шакиров, Дизайн һәм милли сәнгать кфедрасы доценты Әхмәтшина Эльмира Габдулла кызы котлап, диплом һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Быелгы Гран-при иясе дип Чистай балалар сәнгать мәктәбе һәм аның җитәкчсе Беляева Светлана Юрьевна танылды, алар “Минем Татарстан” конкурсының кыйммәтле бүләге – планшет һәм Бөтендөнья Татар конгрессының истәлекле бүләгенә лаек дип табылдылар.
Бүләкләү тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Институтның “Бәйрәм” фольклор ансамбле (җитәкчесе Гөлназ Акбарова) “Эңгери-гери” җырын, “Зарница” вокаль ансамбле (җитәкчесе Яна Блохина), “Пелагеюшка” җырын башкарды. “Яшьлек” бию төркеме (җитәкчесе Дамир Хөснетдинов) “Былбылым” биюе белән чыгыш ясады. Беренче курс студенты Алсу Хәйрутдинова тамашачыларга үзенең җырын бүләк итте. “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Закирова Гүзәлнең “Авылым” шигыренә курайда уйнаучы Гайзетдинов Рафаэль Гайнутдин улы аерым ямь өстәде. Чара вакытында Татарстан тарихы, аның катлаулы вакытлары, ирешкән уңышлары турында мәгълүмат бирелеп барды. Катнашучылар, аларның җитәкчеләре республикабыз турында белемнәрен арттыргандыр.
Катнашучыларның яше 0дән башлап 21гә хәтле. Шуңа алар дүрт төркемгә бүленеп бәяләнгән. Бүләкләнүчеләр арасында бик нәни балалар да бар иде. Аларның әлеге тәүге җиңүләре киләчәк уңышлары өчен баскыч булыр, дип ышанабыз.