Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында төрле милләтләрнең мәдәни мирасын киң җәмәгатьчелеккә танытуга мөнәсәбәтле күп гамәлләр башкарыла. Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасында бу юнәлештә башкарылган эшләр бихисап.
Милли мәдәни мирасыбызны тарату өлкәсендәге эшләребезнең чираттагысы 12 февраль көнне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында киң җәмәгатьчелек катнашында татар әдәбиятының йөзек кашы Әмирхан Еникинең тууына 110 тулуга бәйле әдәби-музыкаль чараны оештыруда катнашу булды.
Әдәби-музыкаль кичәдә галимнәр, язучылар, татар театрының иң күренекле артистлары Ә.Еникинең әдәби һәм публицистик иҗатын, аның әдәбият мәйданында тоткан урынын тамашачы игътибарына тәкъдим иттеләр. Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үзенең чыгышында классикларыбыз мирасы өйрәнелергә тиеш, дип билгеләп үтте, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевтан котлау сүзләре җиткерде. Кичәгә килгән тамашачы язучының кызын, оныкларын җылы сәламләде.
Тормышындагы төп гамәленә – язучылыкка мөнәсәбәтен Ә.Еники: “Язу – намус эше”, – дип җыйнак кына уйдырып сала. Укучыга мәгълүм: Бөек Ватан сугышы чорында язылган хикәяләре белән Ә.Еники ХХ йөз башы милли прозасындагы күп әдәби күренешләрне кайтара. “Бала”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” хикәяләрен белмәгән һәм яратмаган бер татар укучысы да юк. Сугыш барган вакытта – 1944 елда “Мәк чәчәге” нәсерен язып, язучы әдәбиятның эчке җанына яңа сулыш өрә. 1950-1960 еллар чигендә, язучының үз сүзләре белән әйткәндә, “иркенрәк сулый башлаган” заманда язучының “Саз чәчәге”, “Рәшә” повестьлары дөнья күрә. Кичәдә әдип иҗатының яңа дәверен билгеләгән “Рәшә” повестеннан өзек яңгырау бик мәгъкүл булды.
1960 елларда Әмирхан Еники татар прозасына миллилекне кайтарган язучы. Шактый катлаулы, четрекле заманда ул беренчеләрдән булып милләт яшәешендәге төп проблемалар – тел югалу, туган җир кадере кимү, борынгыдан килгән йола-гадәтләренең, кыйммәтләренең югалуы, матурлыкның мәгънәсе үзгәрү турында “Әйтелмәгән васыять”, “Туган туфрак”, “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәрләре аша чаң кагып җиткергән зыялы. Кичәдә тамашачы игътибарына “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән өзек тәкъдим ителде.
Әмирхан Еники чын татар зыялысы булып гомер кичергән олпат зат, аксакал: “Мин борынгы зыялыларны күреп калган кеше. Мәсәлән, Җамал Вәлидине күргәнем бар минем. Гали Рәхимне, Фатих Әмирханны аз гына күрергә туры килде. Аеруча миңа якын кешеләр – Сәгыйть һәм Шәриф Сүнчәләйләр. Алар бик зыялылар иде. Аларның бөтен нәрсәләрендә – үз-үзләрен тотуларында булсын, сөйләшүләрендә булсын, ниндидер бер мәдәнилек сизелеп тора иде”. Гомерен татарга хезмәт итүгә багышлаган үтә дә тыйнак зыялы истәлек мәкаләләрендә татарның Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Н.Исәнбәт, Х.Туфан, Ә.Фәйзи, К.Тинчурин кебек бөек шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерә. Кичәдә әдипнең публицистик мирасын искә төшерү һәр тамашачының күңелен кузгаткандыр. “Умырзая” җыры” Ә.Еникинең якын дусты, Г.Тукайны күтәргән татар зыялысы, җыр авторы Ә.Фәйзи истәлегенә аеруча урынлы яңгырады. Ә.Еники үзенең бер мәкаләсендә, дусты Ә.Фәйзи кушуы буенча, аның амәнәтенә тугры төстә, бөек язучы Л. Толстой кабереннән бер уч туфрак алып татар зиратына килеп, Г.Тукай каберенә салуы хакында яза. Гүяки, Ә.Еники ике бөек әдипнең туфрагын берләштерү аша милләтләр рухын үзара тоташтыра.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ә.Еники мирасын таныту-таратуга бәйле чаралар “Мизгел” яшьләр театрының әдипнең “Рәшә” әсәрен сәхнәләштерүе белән дәвам итәчәк. Әдипнең 2 мартта билгеләнеп үтәчәк туган көненә туры китереп (иске стиль буенча 17 февральдә), татар әдәбияты кафедрасы профессоры, күренекле әдәбият галиме Фоат Галимуллин “Болгар” радиосының “Яшәү яме”, Яңа гасыр телеканалының “Манзара” тапшыруларында әдип иҗаты хакында гаять бай эчтәлекле чыгышлар ясады. Боларга өстәп, институтыбыз галимнәре катнашында әдипнең “Сайланма әсәрләр”е татар телендә, инглиз һәм рус телләренә тәрҗемәдә әзерләнә, “Мизгел” яшьләр театры режиссеры Илфак Хафизов катнашында аудиокитап эшләнә.
16 февраль алдыннан, әдипнең бакыйлыкка күчкән көненә туры китереп, студентларыбыз катнашында татар язучылары белән бергәләп, Ә.Еникинең каберен зират итү дә яшьләребезгә рухи тәрбия бирүдә изге гамәл.
Бер каләмдәшенең: “Казанның бер матур җиреннән үзегезгә һәйкәл урыны сайлап куймадыгызмы?” – дигән соравына Ә.Еники: “Моңарчы бу хакта баш ватарга туры килмәде, инде үлмәс борын миннән: “Әмирхан әфәнде, һәйкәлегезне кая куйыйк икән?” – дип сорасалар, мин, әлбәттә, Югары Ослан тавын күрсәтер идем. Казан тирәсендә аңардан да биегрәк бүтән урын юк. Ә минем бу “үзе матур, үзе тар” фани дөньяга бик биектән карап торасым килә...”
Әмирхан Еники иҗаты ышандыра, яраттыра, Ә.Еники теле мөкиббән итә, таң калдыра. Ниһаять, Ә.Еники иҗаты татар әдәбиятын яраттыра. Гаҗәеп матур, олпат иҗаты белән татарны чын мәгънәсендә гамьле, буыннар өчен җаваплыитеп тәрбияләүгә гомерен багышлаган олуг әдипне күңелебезнең иң түренә уеп салу – безнең намус эше ул.