12 февраль көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәримулла улы белән очрашты.
Очрашуны Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде:
– Равил Кәримулла улы белән мондый очрашуыбыз традициягә әйләнеп бара. Ел саен ул безнең студентларга Мәскәүдәге тормыш турында сөйләп, аларны югалып калмаска өнди, үз урыннарын табарга илһамландыра. Әлеге кызыклы шәхес белән күрешкәннән соң, укучыларыбызның күзендә очкын барлыкка килә. Шуның белән бүген чыгыш ясаячак кунагыбыз безгә кадерле дә.
Шуннан соң сүз Равил Кәримулла улы Әхмәтшинның үзенә бирелде.
Казан университетының тарих, филология факультетының элекке студенты буларак, Равил Әхмәтшин сүзне студент еллары истәлекләреннән башлады. Ул студентларга Казан федераль университеты укучысы булуның җаваплылыгын, дәрәҗәсен һәм әлеге елларның кадерен белергә кирәклекне җиткерде. Шулай ук Равил Кәримулла улы Мәскәүдәге татарлар тормышы турында да сөйләде. Студентлар вәкиллек үткәргән чараларның дәрәҗәсен һәм югарылыгын презентациядәге фотоларыннан да күзаллый алгандыр.
Бүгенге көндә вәкиллек каршында табиблар, хәрбиләр, мәгълүмат чараларында эшләүчеләр, укытучыларны берләштергән клублар эшли. Татарстанда яшәгән, укыган яки эшләгәннәр клуб эшчәнлегендә катнашырга мөмкин. Шулай ук Мәскәүдә якынча 500 меңнән артык милләттәшебез яши. Милли җанлылар телен, гореф-гадәтләрен кайда гына булсалар да онытмыйлар. Ел саен Сабан туйларын, татар мәдәнияты көннәрен үткәреп торалар:
– Мегаполиста югалып калуы бик җиңел. Яныңда үз кешеләрең булуы кирәк. “Землячество Татарстана” оешмасының әһәмияте шунда да инде.
Шулай ук Равил Кәримулла улы тырышлык һәм хезмәтнең кеше тормышын бары яхшы якка гына үзгәртүенә басым ясады:
– Тырышлык ул безнең канга сеңгән. Без еш кына тарихыбызны белмәү аркасында үзебездән оялабыз. Киресенчә, үткәнебез, әби-бабаларыбызның көчле һәм мәшһүр булуы безне канатландырып торачак, шуңа күрә тарихыбыз белән кызыксыныгыз.