20 ноября 2014
Алмаз Хәмзин: "Мин үземне күрсәтергә теләмим!"

Юмор остасы, артист, пародист, язучы, җырчы, гармунчы, популяр җырлар авторы, концертлар алып баручысы – болар барысы да халыкка билгеле булган Алмаз Хәмзиннең һөнәрләре. Әле кеше белмәгәннәре дә байтак бит. Кыскасы, искитмәле талант иясе, бай күңелле, әкәмәт кызык шәхес ул! Ике сәгатьлек әңгәмә барышында җырлап, биеп, шигырь сөйләп, көлдереп, хәтта оялдырып җитешкән Алмаз абый аеруча үзенчәлекле кеше булып чыкты. Һәр мәсьәләгә карата үз фикере, киңәшләре бар аның.

 

Алмаз абый, Сез, гомумән, журналистларны яратасызмы?

-  Журналистларны бик яратам. Ничек яратмыйсың инде аларны? Булдыра алган кадәр саклык белән эшлиләр бит. Бүген татар журналистларына бик авыр, чөнки алар ике тапкыр шартлы цензура астында эшли. Берсе – Россия, икенчесе – Татарстан. Мин үзебезне хан республикасында феодализмда  яшибез, дип саныйм. Моны “Чаян” журналында эшләгәндә, бик яхшы сизәм. Менә 1931, 1933, 1934 елгы “Чаян”нарда бик күп фельетон язганнар. Фельетон өстендә фельетон. Ул вакытта журналистиканың дүртенче хакимият икәне бик яхшы сизелә. Ә бүген “Чаян” башка. Шигырьдән бернәрсә юк. Аңа күмелеп, аның артына посып яшиләр. Җәмгыятебезгә журналистика кирәк. Бу өлкәдә эшләгән кешеләр, күңелен биреп, зур җаваплылык белән эш итәргә тиеш.

 

Сез үзегез журналистикада биек үрләргә ирештегезме?

-  Мин, гомумән, журналистикага укымадым. Казан университетының музыка факультетында белем алдым. Заманында театр училищесында татар эстрадасы факультетында укытырга туры килде. Бүген бу факультетны яңартып җибәрә алмыйлар. Кызганыч, специалистлар юк. Казан филармониясендә дүртәр ел артист һәм режиссер булып эшләдем. “Казан утлары” журналында да пропаганда бүлегендә хезмәт итәргә туры килде. Менә шулай төрле өлкәдә эшли торгач, вакыт узган саен тормыш тәҗрибәсе җыелды. Белгәнебезчә, журналистка язар өчен нәкъ шул тәҗрибә кирәк тә инде. Үз фикереңне яклый белү әһәмиятле. Ә яшь чакта без тәҗрибәсез. Яшь кешегә үз фикерендә тору бик авыр. Журналистикада урыныңны табу өчен бәләкәй генә булса да текстлар яза-яза кереп китәргә кирәк.

 

Алмаз абый, Сез сәхнәгә чыкканда, алдыгызга нинди максат куясыз: тамашачыны көлдерергә генәме?

-  Сәхнәдә мин үземне күрсәтергә теләмим. Беренче чиратта, залда җыелган халык өчен эшләргә, күңелемне ачарга тырышам. Менә шулайрак чыксаң, халык сине үз итә, якын итә. Ул сине тынлый, карый, хөрмәтли. Гади булырга кирәк. Язганда да халыкка якын тору мөһим. Гомумән, нинди генә өлкәдә эшләсәң дә, гадилек, халыкка якынлык турында онытмаска.

 

Алмаз абый, Сез нинди зур-зур текстларны яттан, бернинди кәгазьсез сөйлисез. Шулхәтле мәгълүмат ничек истә кала? Бәлки хәтерне яхшырту өчен махсус күнегүләр эшләргә кирәктер?

-  Беркөнне хатыным миңа: “Син нишләп пышылдап ятасың?” ди. “Мин синең белән инде ничә ел пышылдап ятам, әле яңа гына сиздеңмени?!” дим (көлә). Әлбәттә, текстларны кабатлау зарур. Тиздән Апаста концертым була. Мин инде бүгеннән әлеге тамашага әзерләнә башладым. Хәтта бүген сөйләгән шигырьләрем, җырлаган җырларым да үзенә күрә бер репетиция иде. Кайчак концерт вакытында буталып, сүзләрне онытып киткән чаклар була. Мин шундук башка, яңа куплетлар уйлап табам. Аны тамашачы хәтта сизми кала. Бу инде тәҗрибә белән килә.

 

Сез “берүзем ике сәгатьлек концертны алып бара алам” дип әйткәнсез. Бүген исә артистлар үз концертына җырчысын да, биючесен дә, юмор осталарын да чакыра. Гомумән, тамашада бер генә кеше катнашмый. Сезнеңчә, бу күренеш нәрсә белән бәйле: тамашачы үзгәрдеме, әллә берәр башка сәбәпме?

-  Ике сәгать дигәне дөрес түгел, хәзер инде өч сәгатьлек концертны берүзем башкарып чыгам (көлә). Бүген артистлар чыгышы арасында үзләре иҗат иткән юмористик текстлар юк. Барысы да тәрҗемә яки мәзәк. Ә халыкка шул “кытай” продукты ошый. Артистлар исә моның белән файдалана гына.

 

Алмаз абый, менә Сезнең бик күп җырлар хатын-кызларга багышланган. Алар кемгәдер багышланамы, әллә күктән бер исем алына да, җыр чыгамы?

-  “Зәйтүнә” җыры Зәйнәп Фәрхетдинова белән эшләгән чакта иҗат ителде. “Әйдә, сиңа багышлап җыр язам?” – дидем Зәйнәпкә. Ул: “Кирәкми, Алмаз абый. Дөрес аңламаслар,” – диде. Мин әйтәм: “Ярар, алай булгач. Менә минем бер дигән өч Зәйтүнә апам бар, шуларга багышлармын,” – диеп, җыр туды.

“Гөлйөзем” җыры бар. Монысы ничек туды соң? Кызлар күп, барысы да матур, чибәр. Яңа исемнәр бик күп: Алия, Алсу, Ландыш, Гөлназ, Иркә һ.б. Ә менә борынгы исемнәр шулхәтле матур яңгырыйлар, үзләре ике тамырдан тора: Гөлмәрьям, Бибиәсма. Ире комбайнер эштән кайтып керә дә: “Бибиәсмам минем, нәрсә пешердең?” ди. Яңгырыймы? Яңгырый! Ә хатыны Иркә булса, гади генә: “Иркә, нәрсә пешердең?”. Интонацион көч беренчесендә нык! Гөлйөзем дә ике тамырдан тора: үзе – гөл, үзе – йөзем! Витамин бит бу!(көлә)

Безнең эстрадада, кызганыч, бернәрсә бар: күп кенә артистлар башкарган җырларның авторларын искәртми. Минем җырларым да шактый артистларны танытты, ләкин искә алучы юк.

 

Бүген татарда сатира юк диләр. Буа сатира театры да исемен алыштырып, драма театры булып калды. Бу нәрсә белән бәйле?

-  Чыннан да, сатира юк. Сатира нәрсә ул? Ул авырткан җиргә нык итеп бәрелү. Сатираны без каян табабыз? Җәмгыятебезнең җитешмәгән якларыннан, түрәләр эшеннән һ.б. Сатира бары тик фельетонда гына бар! Юмор язу өчен бер акыллы кирәк булса, тыңлар өчен икеләтә акыллы булу кирәк. Мин аны бер контекстта язсам, тыңлап утырган тамашачы аны күпертә бит. Бүген демократия уйнасак та, цензура юк түгел бит.

Миңа тормышта Петросян белән дә аралашырга туры килде. Рәшит Сәетович исемле бер кеше безне таныштырды. Мин аны Брежнев булып сөйләп көлдерттем. Петросян миңа русчалап: “Мин сине “Смехопанорама”га чакырам.” – диде. Шулвакытта ук: “Чакырмыйсың. Сезгә бит анда кайсыдыр милләттән көлү кирәк. Фигурасы, фактурасы, йөзе яки башка җире аермалы – зәгыйфь кеше кирәк. Сез шундыйлардан көләсез,” – дип кырт кискән идем. Чыннан да, рус тапшыруларында (ток-шоуда) кемнеңдер гаиләсендә булган низаглардан, конфликтлардан көлеп утыралар бит. Көтәм-көтәм, чакыручы һаман юк (көлә). Петросян Татарстанда булган концертларына чакыра чакыруын, ә башкасына ләммим.

 

Алмаз абый, Сез төрле өлкәдә эшләп караган кеше. Сезнең өчен иң нәтиҗәле өлкә кайсысы булды?

-  Минем өчен алар барысы да нәтиҗәле булды. Нәтиҗә өлешләп җыела. Әйтик, җыр өлкәсе. Монда сүзләрен, көен язарга, яхшы аранжировка эшләргә, моңлы тавышлы җырчы табарга, сәхнә бизәлеше, киемен табу һ.б. Шушы өлешләрне җыеп, бергә кушсаң, нәрсә дә булса килеп чыга, ягъни бу эшнең нәтиҗәсе күренә.

Мин төзелештә плотник булып та, заводта слесарь булып та эшләдем, “Саз” ансамблендә 13 ел җырладым, музыка училещесында укыттым һ.б. Кешенең менә мондый эшләре җыела-җыела ул бер шәхескә әверелә. Үземнең шәхескә әверелү-әверелмәвем турында әйтә алмый. Миңа тормышта һаман да бер әйбер эшләмәгән кебек.

Кайсысы якын дисәк, ул – әле гел эшләмәгән әйбер – язу, иҗат эше, ягъни минем киләчәктә романнар язасым бар. Күптән түгел “Идел” журналынды “Зөбәрҗәт” исемле әсәрем чыкты. Язучы буларак каләм чорлап карау булды бу әсәр, дип саныйм. Вакытында сәхнәдән китә белү мөһим, минемчә, шунлыктан әдәбият өлкәсе белән шөгыльләнергә уйлыйм. Бәлки сатира өлкәсендә өлкән яшьтәге артистлар кирәктер дә, ә менә җыр өлкәсендә кирәкми, минемчә.

Источник информации: Татар журналистикасы кафедрасының 5 курс студенты Алия Кәлимуллина