24 ноября 2014
Эшлекле очрашу

ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Кайтыртучанлык Советы әгъзасы Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов белән очрашты. Очрашуда директор урынбасарлары Р.Х.Мирзаһитов, Р.Ф.Сәлахов, Габдулла Тукай исмендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Ә.Ш.Юсупова катнаштылар. Сөйләшү барышында институт тормышы, гамәлгә ашырыла торган проектлар мәсьәләсе күтәрелде. Бигрәк тә Каюм Насыйри институтының Мәскәү шәһәрендә ачылачак үзәге турында җитди сөйләшү булды.

Р. Әхмәтшин Халыкара Казан лингвистика үзәге, Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе бүлегенең заманча җиһазландырылган аудиторияләрен карады, студентлар белән сөйләште. Киләчәктә дә даими күрешеп торырга, бергә, бер максатка эшләргә теләвен әйтте.

Шунысы куанычлы, Равил әфәнде узе дә Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган шәхес. Шуңа күрә ул, бүлектә булганда, үзенең күңелле студент еллары хәтирәләре белән уртаклашты, укытучыларын искә алды, аларга рәхмәтләрен белдерде.