15 сентября 2014
Хәзер чыннан да "берләр"!

Яңа уку елы күпләр өчен, шул исәптән беренче курска керүчеләр өчен дә яңа тормышка аяк басуга тиң. Югары уку йортыбызның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты татар журналистикасы кафедрасы да үз ишекләрен 11 сылу зат өчен ачты. Шәһәрдә иртәнге 8дә “Компрессорная” тукталышында бер-берсен уздыра-уздыра татарча сөйләшүче яшьләр җыела. Кемнәр булсын инде, әлбәттә без – татар журналистикасы кафедрасы студентлары ул. “Берләр” төркемнәре белән җыелып килә, өлкәнрәк курстагылар тегеменнән-моннан билет кассасына тартыла. Билетлар кулда, поезд гына үзен көттерә.

Булачак журналистларны багышлау өчен ел саен бөтен кафедраны каршы ала торган табигать кочагының махсус бер урыны да бар. Остазларыбыз – кафедра хезмәткәрләре, 1-5 курс студентлары, һәр елны багышлау чарасын калдырмый торган Зөлфәт Зиннуров (шулай ук безнең кафедраны тәмамлаган) – һәммәбез күмәкләшеп шул урынга барып җиттек. Көз суыгыннан учак җылысы саклый. Менә табын да әзер. Бераз тантана төсмере генә кирәк. Чараны алып баруны үз өстенә 5 – чыгарылыш курс студентлары алды. Остазларыбызга ятып көлмәле пародияләр күрсәтеп, үзләреннән киңәшләр, котлаулар әйттереп, һәр курс белән таныштырып чыктылар. Узган елны һава торышы начар булу сәбәпле, бүген инде 2 курста белем алучыларны табигать кочагында багышлап булмады. Шунлыктан бу чара алар өчен дә яңалык иде.

“Берләр”нең дә чиратты җитте. 11 бөртекне тезеп бастырдылар, гадәттәгечә күзләрен каплап, “багышлау суын” өләштеләр. Һәр студент үтәргә тиеш булган кагыйдәләрне телдән кабатлап, парларга соңга калмаска, шимбә көннәрендә шат күңел белән укырга килергә, редакция көнен шунда уздырырга вәгъдәләп, 3 тапкыр “Ант итәм!” дип бергәләп кычкырдылар.

Соңрак студентларның бер-берсе белән танышуы дәвам итте. Кечерәкләр үз шөгыльләре, мавыгулары турында сөйләсә, зурраклар үз тәҗрибәсендә инанган, студент тормышында бик тә кирәкле киңәшләрен өләште.

Хәзер инде 1 курсларның ике кулларына бер эш – тырышып уку. Дүртенче хакимият саналган республикабыз журналистикасы өлешчә алар кулларында бит. Кем белә, бәлки нәкъ менә алар тарихта уелмас эз калдырыр. Хәерле сәгатьтә, “берләр”!

Источник информации: Татар журналистикасы кафедрасының 2 курс студенты Регина Шигабетдинова