31 октября 2014
Бер язма белән килгән "бөек" журналист

Интервью буенча мастер-класслар дәвам итә. Бу юлы студентлар очрашуга ТНВ каналында чыгучы “7 дней” тапшыруы журналисты Рәмис Латыйповны чакырды. Әңгәмә, күбесенчә, коррупция темасына кайтып калды, шулай да журналистикага кагылышлы киңәшләр дә үз урынын алды. Очрашу, гадәттәгечә, журналистикага килү юллары белән танышудан башланды:

– Мин 1998 елда эшли башладым. Специализациям күпчелеккә кызык түгел: коррупция. Ни өчен кызык түгел диюем, менә Интернетта форумнарда гаилә мөнәсәбәтләре, шоу-бизнес темасы булса, чәйни башлыйлар, ә коррупция турындагы материалга: “Ну урлыйлар инде” дип, бер-ике фикер генә калдыралар. Мин телевидениегә очраклы да, очраклы түгел дә килеп кердем. “Газпром – мечты сбываются”, дигәндәй, мәктәптә укыганда Эфир каналы чыга гына башлаган иде. “Монда эшләсәм шәп булыр иде” – дип уйладым. Шуннан “Эфир”га кастингка килдем, ә ул реклама бүлегенә булган. Кайтырга чыктым да, электричкада газетада игълан күрдем: “Адымнар” тапшыруына корреспондент кирәк. Икенче электричкага күчеп утырдым да, шунда киттем. Аңарчы, 1997 елда, “Татарстан яшьләре”нә язма язган идем. Ул елны Татарстанда икмәк уңган иде бит. Арча районының, гектардан 87 центнер җыеп алдык, дип мактануларын тәнкыйтьләп, “басу күрмәгән журналистлар”ны да сүгеп, тәнкыйди материал бастырдым. Шуны ТВда күрсәткәч: “Ооо..бөек журналист килде. Бер язма белән”, дип көлделәр миннән. Эфирда бик каты кыргый кануннар иде ул заманда: эшкә килгәндә сиңа беренче көндә үк микрофон һәм оператор бирәләр дә, бар, төшер, дип чыгарып җибәрәләр. Темаң булмаса, эшләр харап. Хәзер ничектер, белмим.

– Ә Сез менә тик торганда шундый тәнкыйди материал яздыгызмы?

– Күңелгә бик тиде ул проблема, шуңа язганмындыр. Ул бит халыкны борчый иде. Бөтен кеше белә алдашканны, урлашканны, түрәләрнең “эшләрен”.  Журналистиканың төп асылы шунда бит: ул актуаль проблеманы яктыртырга, алай гына да түгел: аны төрле яклап өйрәнергә, аңлатырга тиеш.

– Җитди темаларга язасыз, Сезне судка биргәннәре бармы?

– Бар, суд эше дә ачтылар. Суд дигәннән, журфакта чыккан бер китап укыган идем, анда болай язганнар: “Журналистлар белеп язарга тиеш. Бер очрак булды: журналист нәрсәдер эшләгән дә, шуның өчен аны судка биргәннәр”. Бу дөрес билгеләмә түгел, аны болай дәвам итәргә кирәк: “Аны судка биргәннәр һәм ул отылды, гаебен таныды”. Теләсә нәрсә өчен судка бирергә мөмкиннәр, ә менә гаепне тану – икенче һәм бик мөһим мәсьәлә.

– Тема табу авырмы? Кайда эзлисез аны?

– Беренче вакытта тема табу – иң авыры иде. Табасың, төшерәсең икән, димәк, алга таба да эшлисең. Хәзер тема табу авыр түгел. Минем, беренчедән, темам авыл хуҗалыгына да, мәгарифкә дә,  сәламәтлек саклау системасына да, гомумән, төрле өлкәләргә кагылышлы. Икенчедән, бик күп мөмкинлекләр, чаралар бар. Дәүләт сайтларын гына игътибар белән карасаң, анда төрле темалар ярылып ята. Өченчедән, дуслык та булыша. Халыкта шундый әйтем бар: “Дуслар өч төрле була: дуслар, дустыңның дусты һәм дошманыңның дошман”. Менә шушы принципны дөрес куллансаң, теманы эзләргә дә туры килмәячәк. Һәм бер әйберне дә ташламагыз. Кайчандыр язган блокнотлар, ксерокопияләрне вакыт-вакыт карап чыгыгыз. Теманы анда да табарга була. Тема белән бергә кызыклы табылдыклар да килеп чыга.

– Сезнең сюжетларны башка кеше укый. Ни өчен? Татар акценты булгангамы?

– Әйе, дөресен әйткәндә, өйрәндем дә инде мин аңа. “Эфир”да эшләгәндә үк текстларымны башка кеше укый иде, ТНВга килгәч тә, шулай дәвам иттте. Миңа ул уңайлы да. Миңа танылу мөһим түгел. Стендаплар төшереп, вакыт әрәм итеп йөргәнче, икенче темага алынуым хәерле. Гомумән, журналист ул, иң беренче чиратта, сыйфатлы материал чыгарырга тиеш, ә инде аның танылуы – икенчел мәсьәлә. Дөресен әйтергә кирәк, экран кешене бик тиз таныта.

 

Источник информации: Татар журналистикасы кафедрасының 5 курс студенты Лилия ГАЛИМОВА