25 октября 2014
Сираҗи сүзе

“Журналист тикшерүе” курсы кысаларында барган очрашу барышында студентлар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар ишеттеләр.

Искәндәр Сираҗи инде күп еллар буе төрле “экстремаль”, күпләрне гаугага һәм каршылыкларга китергән темаларга яза, журналист тикшерүләре алып бара. Аның сүзләренчә, үз эшенә тугры булган журналист түрәләр сүзенә буйсынмаска, ике як фикеренә колак салып, һәрчак бер як белән генә эшләргә, кирәкле мәгълүматны төрле ысуллар белән табарга тиеш. Моны исбат итеп ул:

 - Тезләнергә туры килсә, нишләр идегез?, - дигән сорауга,

- Әгәр дә минем язмага кирәкле мәгълүматны шул юл белән бирсәләр, мин һичшиксез тезләнер идем, - дип җавап бирде.

Менә нинди була ул чын журналист!

Журналист Искәндәр Сираҗи күп еллар “Безнең гәҗит” газетасында эшләгәннән  соң, Татарстанда урыслар күп яшәгән һәр районга багышлап үз  газетын чыгара башлады. Беренчесе Лаешка багышланган, "ЖКХ"(“Живи как хочешь”) дип аталган урыс телендәге газет 30 апрельдә дөнья күргән. Газет дини, мәдәни, мәгариф, кеше хокуклары, социаль һәм сәяси проблемаларны үз эченә ала. Шулай ук “Сираҗи сүзе” газетасы да якын киләчәктә үз аудиториясен күпләп булдырыр, - дип планнары белән уртаклашты.

Бу очрашуны оештырганы өчен, студентлар исеменнән Рәсимә Галиевага рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый очрашулар ешрак булсын иде. 

Источник информации: Журналистика бүлегендә укучы, 4 курс студенты Ландыш Вәлиева