29 октября 2014
Котлыйбыз!

25-26 октябрь көннәрендә яшьләр арасында XIII Республикакүләм “Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигърият фестивале” үткәрелде. “БикаФест”та төрле төбәкләрдән килгән яшь талантлы егет-кызлар үзләренең сәләтләрен түбәндәге номинацияләр буенча сынап карадылар: “җырны иң яхшы автор-башкаручы”, “җырны иң яхшы коллектив-башкаручы”, “татар халык җырын иң яхшы башкаручы”, “бард җырын иң яхшы башкаручы”, “үз әсәрен иң яхшы укучы” һәм “автор әсәрен иң яхшы укучы”.

Фестиваль ике этаптан торды. Беренче этапта катнашырга теләк белдергәннәр портфолио һәм соңгы ике елда иҗади бәйгеләрдә ирешкән нәтиҗәләр нигезендә сайлап алынды. Икенче этап “Идел” Яшьләр үзәге базасында үткәрелде. Катнашучыларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде, аларга үзләренең киңәшләрен бирде. Әлеге бәйгедә катнашкан, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе бүлегенең III курс студенты Хәбибуллина Ләйләне “Автор әсәрен иң яхшы укучы” номинациясендә Гран-при яулавы белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.