24 октября 2014
VII Халыкара "Дөнья теле – төрекчә" симпозиумы

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе мәдәниятара багланышлар бүлеге галимнәре VIIХалыкара “Дөнья теле – төрекчә” симпозиумында катнашты. Ул 2014 елның 16-18 октябрендә Төркиянең Элазиг шәһәрендәге Фрат университетында узды. Әлеге чарада дөньяның күп кенә илләреннән дәрәҗәле тюрколог галимнәр килгән иде. Төркиянең Стамбул, Әнкара, Мәрмәрә, Фрат, Айдын, Олы Тау, Мугла, Эгей, Османгази һәм башка университетларыннан килгән галимнәрдән тыш, Россия, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Әзербәйҗан, Македония, Косово, Мисыр, Әфганстан, Кытай тюркологлары ике көн дәвамында төрки телләрнең тарихы, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Казан галимнәре Ф.Ю.Юсупов, Ф.Ш.Нуриева, Ә.Ш.Юсупова, Г.Р.Галиуллина, Ф.С.Сәйфуллина, Т.Ш.Гыйләҗев, Э.Х.Кадирова, З.Н.Кириллова, Г.Р.Шәмсиеваларның Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XIX йөз сүзлекләре, ХХ йөз башында татар-төрек мәдәни һәм әдәби багланышлары, татар халкының аерым этнографик группалары, татар теленең бүгенгесе турындагы чыгышлары конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Симпозиум хуҗалары һәм кунаклар арасында булган әңгәмәләр барышында үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре дә алга куелды, Tatarica журналы тәкъдим ителде.