11 октября 2014
Эшлекле очрашу

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бик матур  традиця бар. Һәр уку елы башында институт директораты яңа кабул ителгән студентлар белән эшлекле очрашулар үткәрә. Чираттагы очрашу институтның Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә булды. Очрашуда институт директоры филология фәннәре докторы, профессор Р.Р.Җамалетдинов, фән эшләре буенча директор урынбасары педагогика фәннәре докторы, профессор И.Э.Ярмәкәев, социаль мәсьәләләр һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары педагогика фәннәре кандидаты, доцент Р.Ф.Сәлахов, халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент, Ph.D.докторы Г.В. Садыйкова, үсеш буенча директор урынбасары Н.В.Оглезнева, уку булеге мөдире биология фәннәре кандидаты, доцент Р.Р.Миннеәхмәтов, бүлек укытучылары, активист студентлар һәм беренче курс студентлары катнашты. Очрашуны бүлек мөдире филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова башлап җибәрде. Чараның максаты белән таныштырды. Беренче булып директор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов сүз алды. Ул студентларны институт структурасы, эшчәнлек юнәлешләре, институтның традицияләре белән таныштырды. Институтта студентлар өчен тудырылган шартлар турында сөйләде. Директорның чыгышын студентлар зур кызыксыну белән тыңладылар, алар бу чыгыштан үзләрен уйландырган, борчыган бик күп сорауларга җавап таптылар. Р.Р.Җамалетдиновтан соң директор урынбасарлары чыгыш ясады. Аларның һәрберсе үз юнәлеше турында сөйләде. Студентларның тормыш-көнкүрешенә бәйле мәгълүматлар, өстәмә мөмкинлекләр, грантлар, стипендияләр турында әйтелде, социаль мәсьәләләргә кагылышлы мөһим информация бирелде. Очрашу ике яклы сөйләшү формасында барды. Чыгышлардан соң студентлар директорат вәкилләренә сораулар бирделәр. Тулай торак, андагы тәртип турында фикерләрен әйттеләр, уку һәм яшәү шартларыннан канәгать булуларын белдерделәр. Шул ук вакытта үзләрен борчыган проблемаларны да күтәрделәр һәм бу мәсьәләләрнең чишелеш юлларын күрсәткән җаваплар алдылар.

Очрашу бик уңай тәэсир калдырды. Мондый очрашуларның даими булачагын белеп, беренче курс студентлары бик шатланды. Киләчәктә бу очрашуларда студент тормышына караган һәр мәсьәләне бергәләп карарга дигән фикергә килделәр. Институт җитәкчелегенә, аерым алганда, институт директоры Рәдиф Рифкать улы  Җамалетдиновка зур рәхмәтләрен белдерделәр.