03 октября 2014
Кече Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уку елы башланды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2012 елның 30 мартында Кече Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшли башлаган иде. 2 октябрь көнне Кече институт өченче уку елын башлап җибәрде.  

Кече Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  үз эченә рус теле һәм әдәбияты, чит телләр факультеты, татар теле һәм әдәбияты факультетларын һәм сәнгать мәктәбен берләштерә. Анда 7 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәрге укучылар шөгыльләнә. Атнаның дүшәмбе көнендә Кече институт студентлары (алар әле укучы гына булсалар да, студент дип йөртеләләр)  сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, пәнҗешәмбе чит телләр факультетына йөри, җомга рус теле һәм әдәбияты белән шөгыльләнә.

Һәр атнаның чәршәмбе көнендә татар теле һәм әдәбияты факультеты студентлары төрле дәресләр карый. Көндезге бүлеккә Казанның  11, 14, 12, 17, 27 гимназияләреннән талантлы, татар теле һәм әдәбиятына гашыйк балалар йөри.

Айның беренче чәршәмбесе – ана теле дәресе. Студентларыбыз өчен дәресләрне профессорлар, доцентлар укый.

Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге Язучылар берлеге, гәзит-журналлар, гомумән, татар дөньясы  белән тыгыз элемтәдә. Бүлектә быел татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечлеге ачылды. Шуны күздә тотып,  Кече институтта “Яшь тәнкыйтьче мәктәбе” оештырылган иде. Һәр айның икенче чәршәмбесендә аны “Ялкын” журналының мөхәррире кайчандыр безне тәмамлаган Йолдыз Миңнуллина үткәрә. Быел бу остаханә “Ялкын” журналының редакция бүлмәсендә үтәчәк.

 Ә өченче чәршәмбе  ул – әдәби иҗат берләшмәсе атнасы. Студентларыбыз “Әллүки” иҗат берләшмәсендә танылган язучы, КФУ доценты Халисә Кузьминадан (Ширмәннән), безнең бүлектә белем алучы яшь шагыйрә һәм прозаиклар Саҗидә Сөләйманова исемендәге җиденче әдәби премия иясе  Айгөл Габдрахманова, Чулпан Гобәйдуллина, Руфинә Габдрахмановалардан әдәби әсәр язу серләренә өйрәнәләр. Кече институт студентларына татар дөньясында танылган шәхесләребез белән танышу, аралашу, шул даирәдә кайный башлау мөмкинлеген дә киңәйтергә исәп тотабыз. Факультет һәр иҗади  балага танылу мөмкинлеген ачсын иде.

Кече институтның читтән торып уку бүлегендә төрле районнардан, хәтта регионнардан да  балалар белем ала. Алар безнең бүлектә оештырыла торган бәйгеләрдә катнашалар, аларга бу хакта һәрдаим хәбәр итеп барыла.

Кече институтның татар теле һәм әдәбияты факультеты алга карап яши. Узган елларда  биредә белем алган талантлы укучыларның күбесе бүген Зур институтта белем ала. 

Гөлфия Гайнуллина