30 сентября 2014
"Без бит болай бер яшәгән идек. Без башкача яшәргә тиеш!"

Бүгенге көн татар шигърияте нинди хәлдә? Әдәбият дәресләрендә һәм китап укып, шигърият дөньясына чумып утырганда, шул сорауга җавап эзлим. 29нчы сентябрь көнне Казан федераль университеты доценты Миләүшә апа Хәбетдинова Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларына яшь татар шагыйрьләре белән очрашу оештырды. Бу очрашуда Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең студентлары, әдәбият укытучыларыбыз Нурфия апа Юсупова һәм Гөлфия апа Гайнуллина, шул исәптән без дә, 10.2-103нче төркеме студентлары, бик теләп катнаштык.

Сер түгел, арабызда күбебез татар шигъриятенең шундый каһарманнарын күреп белми  иде, яшь әдипләр барыбызны да шаккаттырдылар. Безнең белән очрашуга Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина һәм Булат Ибраһим килгәннәр иде. Менә алар – бүгенге көн Дәрдемәндләре, Такташлары, Зөлфәтләре, Мөдәррисләре – милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге, дип  гаҗәпләнеп тыңладык без аларны.

Шагыйрә Луиза Янсуарны студенлар арасында белмәгән кеше юктыр. Ул бар эшкә дә өлгерә, шул исәптән “Калеб” татар яшьләре клубы очрашуларын да оештыруга зур өлеш кертә. Луиза Янсуар очрашуны алып барды һәм безне шагыйрьләр белән таныштырып чыкты.

Рүзәл Мөхәммәтшин инде ике китап авторы. “Каралама” җыентыгыннан соң “Ак бүре” исемлесе дөнья күрәчәк. Тиздән “Калеб”тә әлеге вакыйгага багышланган кичә булачак. Шагыйрь безгә үзенең иң яраткан шигырьләрен укып китте, без исә, үз чиратыбызда, аңа төрледән-төрле сораулар яудырдык. Яшь әдип безгә либретто язу авырлыгын да бәян итте, әдәби тәнкыйтьнең иҗатчыга йогынтысын сөйләде. Үз чыгышын йомгаклап, Рүзәл безгә: “Әдәбиятта ак таплар бик күп әле”, – диде.

Танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина сүзен студент чакларын искә төшерүдән башлады. Мехматта укып йөргән вакытта ул үзе теләп Фәнүзә апа Нуриеваның тюркологиядән лекцияләрен тыңларга йөргән икән. Шуннан татар филологиясе белән кызыксына башлаган һәм хәтта белгечлеген алмаштырырырга карар кылган. Дөрес әйтәләр икән, шагыйрь булып булмый, шагыйрь булып туарга кирәк. Йолдыз апа белән без тәнкыйть, илһам, иҗат турында сөйләштек. Ул безгә студент чакта университет тормышында гына түгел, татар мохитендә дә кайнарга киңәш бирде. Гаҗәеп тирән фикерле, эрудицияле Йолдыз апаның “Этүкәндә ут яна” поэмасы хәзерге татар шигъриятенең яңа үредер, дип сизәм.

Татар әдәбияты кафедрасы аспиранты Булат Ибраһим яңа гына табадан төшкән “Балык теле” китабы белән таныштырды. Һәр татар студентының “Балык теле” шигырен укыганы, һич тә булмаса аның турында ишеткәне бардыр диеп уйлыйм. Ләкин автор үзе укыганда шигырь яңа аһәң ала. Шагыйрь бит ул – шигырьнең әтисе дә, әнисе дә.

Сөйләшәсе сүзләр күп калды әле. Луиза Янсуарның шигырьләрен ишетәсе, тәрҗемәләрен тыңлыйсы килеп калды. Шагыйрьләр: “Сездә еш булсак та, без сезне сирәгрәк ишетәбез, үзеңне күрсәтер, ачылыр, татарга хезмәт итәр өчен мәйдан бар ләбаса”, – дип борчылуларын белдерделәр, “Ялкын”, “Идел” журналларына, “Калеб”тәге очрашуларга чакырдылар. Татар әдәбияты укытучыбыз Гөлфия Расилевна бүлегебездә студентлар өчен әдәби тәнкыйть түгәрәге оештырырга тәкъдим итте. Яшь шагыйрьләр һәм укытучыларыбыз белән берлектә әлеге түгәрәк оештырылып китсә, безнең күбебез анда, һичшиксез, бик теләп йөрер иде.

Очрашуны Миләүшә Хәбетдинова түбәндәге сүзләр белән тәмамлады: “Әдәбият ул – алмагач. Тамырлары булмаса, ул үсми, корый. Тамырына төшү өчен шагыйрь бик күп эшләргә тиеш”. Әлеге очрашу безгә хәзерге заман татар шигъриятенең алмагачы җимешле булуын исбат итте!

Ә безнең күңелләрдә: “Без бит  болай бер яшәгән идек. Без башкача яшәргә тиеш!” – дигән хис уелып калды.

 

                 Айсылу Мөбәрәкшина