12 сентября 2014
Президент яшьләр белән очрашудан энергия ала

Кичә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында иң актив яшьләр җыелган иде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабыз яшьләре һәм студентлары белән очрашты.

“Республиканың иминлеге – ныклы икътисадта”

- Безнең максат – тотрыклылыкны һәм мул тормышны саклап калу. Үз территориясендә үсеш алсын өчен хакимият тупланып ныгырга тиеш, – дип әйтте Президент.

Ул үз чыгышында шулай ук республикабыз белән горурланырга тиешлеккә басым ясады. Шактый күрсәткечләр буенча Татарстанның лидерлар рәтендә булуын, безнең төбәк белән башкаларның да санлашуын искәртте. Ләкин алга барырга, тагын да көчлерәк булырга кирәк. Бездә бар нәрсәнең дә тотрыклы рәвештә эшләвен, тик звенодагы бер буын гына да төшеп калса, югары үсеш алып булмаганлыгын аеруча ассызыклады. Шуңа күрә 14 сентябрьдәге сайлаулардан соң нәтиҗәле хезмәт итә торган, эшкә сәләтле булган парламентны саклап калу зарур, дип билгеләде ул.

- Татарстан, күрше өлкәләргә караганда, булган потенциалын саклап кала алды. Безнең республиканың киләчәк иминлеге – ныклы икътисадта. Без көчле, конкурентлыкка сәләтле, бердәм булырга тиеш. Бу – кеше капиталыннан башка булмый торган эш. Безнең киләчәк – яшьләрдә. Югары уку йортларының һәм, гомумән, мәгарифнең роле аеруча мөһим. Нәкъ менә аларда лидерлык сыйфатларын үстерергә кирәк, – диде Президент.

Аннан соң республика җитәкчесе безнең икътисадның үсеше белән кыскача таныштырды. Көньяк-көнчыгыш Азия белән хезмәттәшлек итүгә җитди карауларын, Төркия рсепубликасы белән яхшы мөнәсәбәттә булуны да әйтте Рөстәм Миңнеханов.

“Иннополис”ны төзүдә катнашырга телиләр

Яшьләр белән турыдын-туры аралашуны башлар алдыннан Президент: “Мин бит әле сезне Instagram га чыгармадым. Хәзер фотога төшерәм”, – дип әйтеп салды. Әлеге социаль челтәрне үзенең биш бармагы кебек белгән яшьләр, киресенчә, Президентны фотога төшерде.

Очрашуның киләсе өлеше сорау-җавап рәвешендә барды. Сораулар төрле өлкәләргә багышланган иде. Алар яшьләрнең үз республикасына битараф булмаганын күрсәтте.

Активистлар республика территориясендәге “Иннополис” шәһәрен төзүдә катнашырга теләкләрен белдерде. Президент, җавап итеп, Татарстанның һәр университетында әлеге шәһәрнең презентацияләре булачагын әйтте. Язга таба анда студентларга экскурсия уздыру да планлаштырыла.

Сорауларның күбесе Татарстанның мәгълүмати технологияләренә, инновацион киләчәгенә багышланды:

- Барысын да эшли алырлык яшьләргә үз карашларын кая юнәлдерергә? – дип сорады Васыйл Зәкиев.

- Без, киресенчә, сездән өйрәнәбез. Күпчелек нәрсәләрне сез яхшырак чамалыйсыз. Сез безгә булышырга, әйтергә тиешсез, – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

“Берәр гади кеше бармы монда?”

Рөстәм Миңнехановка студентларның сорау биргәндә “Сәлам, егетләр (ребята)!” дип әйтүе ошамады. “Хәзер кызлар да егеткә әйләндемени? Кызларга да сәлам бирегез!” – дип шаяртып алды ул.

Чит илгә укырга китүче студентларның республикага кире кайту юлларын уйлау, кадрлар кытлыгы, Казансуның яр буенда фестиваль мәйданчыгын төзү, Казан зоопаркын яңарту турында да сораулар яңгырады.

Студентлар, яшьләр, Президентка сораулар биргәндә исем-фамилияләрен әйтү белән беррәттән, яулаган исемнәрен дә санады. Моңа җавап итеп Президент:

– Сез монда барыгыз да түрәләр икән! Берәр гади кеше бармы соң монда? – дип елмайды.

“Студентлар лигасы” президенты Элькин Искәндәров чит илдән килеп укучы студентларның, укуны тәмамлагач, Татарстанда эшкә урнашу мәсьәләсен кузгатты. Аның әйтүенчә, аларның күбесе безнең республикада төпләнеп алырга тели. Андый студентларның көчле ягы да бар. Үз телләрен белү белән беррәттән алар инглиз, татар, рус телләрен белүдә яхшы уңышларга ирешкән.

Рөстәм Миңнеханов андый яшьләр белән кызыксынуын белдерде. Бу мәсьәләне чишү өчен законнар җыелмасы белән эш итәргә кирәклеген дә әйтте.

Безнең арада да геройлар бар!

Очрашуга шулай ук “Безнең вакыт герое” проекты катнашучылары да килгән иде. Алар арасында, яшь булуларына карамастан, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кеше тормышын саклап калган яшьләр шактый. Мәсәлән, суга баткан, боз астына киткән кешеләрне нәкъ менә әлеге яшьләр коткарган. Аларның иң кечкенәсенә шундый батырлык эшләгән вакытта әле 12 генә яшь була. Мондый үрнәк яшьләрне барлык тамашачылар да аягүрә басып алкышлады. Президент та безнең тирә-ягыбызда гомер итүче геройларны күрсәтергә, алар белән горурланырга, үрнәк алырга кирәклеген ассызыклады.

Татар телен кулланылышы мәсьәләләрен дә калкыттылар. Залда сорау бирүчеләр арасында үз телендә сорау бирүчеләр аз булганын да әйттеләр. Чыннан да исем-фамилиясе татар булып та, яшьләр сорауларны рус телендә бирде.

“Президент мондый очрашудан энергия ала”

Чара тәмамланганнан соң мондый очрашуларның кирәк булганлыгын яшьләр үзләре дә билгеләп үтте.

- Очрашуларны ешрак уздырырга кирәк, чөнки яшьләрдә сораулар бик күп. Монда үзеңне борчыган мәсьәләләргә җавап табып булу бик әйбәт. Мин үз соравыма төгәл җавап алуым белән канәгатьмен, – диде “Казан яшьләре”  җирле  иҗтимагый оешмасы вәкиле Эльвира Абдуллина.

- Әлеге очрашуларда Президент яшьләрне борчый торган мәсьәләләр турында аларның үз авызыннан ишетә. Мәсәлән, шул ук зоопаркның торышы турында әйттеләр. Президент та моны тагын бер тапкыр ишетте, уйланды. Киләчәктә бу проблема да хәл ителеп, Казанда тагын бер объект барлыкка килер. Мондый чаралардан Рөстәм Миңнеханов үзе дә шактый энергия аладыр, дип уйлыйм мин. Мондагы яшьләрнең барысы да актив, энергияле. Аларны республиканың, илнең киләчәге борчый. Бу очрашулар күбрәк булган саен яхшырак, – дип әйтте “Инновацияләрнең яшь лидерлары берләшмәсе” проекты президенты  Рамил Ибраһимов.

Рөстәм Миңнеханов, чара тәмамланыр алдыннан, республика хөкүмәтенә яшьләрнең фикерен ишетү мөһим, дип белдерде.

 Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

intertat.ru