30 июня 2014
БИШ ЙӨЗ ЧАКРЫМ ҖИРДӘН КИЛДЕК БЕЗ...

Юллар, юллар...

Кеше тормышында юллар иң әһәмиятле урыннарның берсен алып тора. Без көн саен юлда. Кибеткә ипи алырга барсак та, шәһәргә юнәлсәк тә, юлга аяк басабыз. Өйдән чыгып киткәндә, Ходайга ялварабыз: “Йа, Аллаһ, барасы юлларыбызны җиңел ит, яхшы юлдашлар бир, кыенлыклар безне читләп үтсен, юлыбыз уңсын!” Әмма юллар төрле була...

 “Юл газабы – гүр газабы” дигән борынгылар.

Без, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге 3 нче курс студентлары һәм җитәкчеләребез Кадирова Энҗе Хәнәфи кызы һәм Кузьмина Халисә Хатыйп кызы, биш йөзгә якын чакрым араны үтеп, 2014 елның  23 июнь көнендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәренә аяк бастык. Максатыбыз – ун кешелек диалектологик экспедициягә оешып, Мордовия Республикасында яшәгән татар халкының тел үзенчәлекләрен һәм мәдәниятен язып алу, өйрәнү һәм фәнни җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү. Ел саен оештырыла торган мондый мөһим экспедицияләр өчен без институтыбыз җитәкчелегенә аерым рәхмәт әйтәбез.

Саранскида безне бик җылы каршы алдылар. М. Ефсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогия университетының филология факультеты деканы Любовь Васильевна Василькина безне факультет һәм студентлар белән таныштырды, университет тарихы һәм биредә урнашкан кафедралар турында сөйләде, аннан соңбезгә барлык уңайлыклары булган тулай торакка юллама бирде.

Икенче көнне без Ләмбрә районы Кырви авылына юл тоттык. Биредә безнең килүебез турында беләләр идеинде. Җирле авыл идарәсе башлыгы ярдәмчесе Исхакова Роза Ибраһим кызы безне якты йөз белән каршы алды, шунда ук Кырви урта мәктәбе директоры Наил Хафиз улы Янгильдеев янына алып китте. Ә ул безне мәктәп белән таныштырды. Авылның йөзе – мәктәп. Мәктәп төзек булса, авыл да төзек, киләчәкле дигән сүз. Беренче карашка ук мәктәп безгә бик ошады. Аның яңа мәктәп икәнлеге ерактан ук күренеп тора, матур итеп бизәлгән, мәктәп яны бакчасына чәчәкләр утыртылган. Ә эчкә кергәч, без таң калдык, чөнки биредә укучы балалар өчен барлык шартлар да тудырылган: җылы, уңайлы, якты сыйныфлар, заманча техника, компьютерлар – барысы да бар. Әйтерсең бу мәктәп – авыл мәктәбе генә түгел, ә республика башкаласында урнашкан затлы мәктәпләрнең берсе.  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Смакаева Луиза Низаметдин кызы да безне ачык йөз белән каршы алды. Соңыннан мәктәп коллективы безне матур итеп әзерләнгән табын артына утыртып, чәй эчерде. Ерак юлдан килгән кешегә бер чынаяк чәй һәм якты йөз – шуннан да зур шатлыкның булуы мөмкин түгел. Рәхмәт мәктәп укытучыларына!

Авыл халкының кунакчыллыгына һәм киң күңеллелегенә без биредә яшәгән апа-абыйлар белән аралаша башлагач, тагы бер кат инандык. Югыйсә, без – бөтенләй чит-ят кешеләр, шикләнеп карасалар да, үпкәләрлек түгел. Шикләнмәделәр. Кайсы гына йортка керсәк тә, чәй һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар. Безнең төп максат – авыл тарихы, гореф-гадәт, йолалар турында мәгълүмат туплау – менә шулай матур гына аралашып, сөйләшеп-җырлашып, тормышка аша башлады...

Үзебез булган һәр йорт, һәр гаилә турында аерым әйтәсе килә, әмма бу мәкаләдә генә урын җитмәс. Шуңа күрә барлык авыл халкынабердәм мөрәҗәгать итәргә телибез.

Кадерле Кырви авылы халкы! Без сезнең янга бик ерактан – Казан каласыннан ук килдек, тел һәм дин кардәшләребезнең яшәү рәвешен, көнкүрешен танып белергә теләдек. Сез безгә якты йөз күрсәттегез, сорауларыбызга ачык һәм төгәл итеп җаваплар бирдегез, үзегез белгән, күңелегездә йөрткән җырлар-истәлекләр белән уртаклаштыгыз, чәй-шикәрегезне мулдан куйдыгыз. Сезнең яннан без белем туплап китәбез һәм Казанга кайткач, биредә туплаган белемнәрне татар халкының фән сандыгына салып куярбыз. Бик зур рәхмәт сезгә! Ярдәмегез өчен, киң күңелле булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт!

Хәтерлисездер, очрашуларның берсендә татарның моң иясе Илһам Шакиров җырын көйләгән идек:Әле бик еракта идек без...

Шул җырның сүзләрен бераз үзгәртеп җырлыйбыз:

Биш йөз чакрым – якын җир түгел,

Бер күрешер өчен килдек без...

Ак калфакның тагылган чагы...

Ак калфакның тагылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы...

Кадерле Кырви авылы халкы! Без сезне якын туганнарыбыз –ыруларыбыз, тамырларыбыз кебек сагынып яшәрбез...

Сезне яратып, сездә кунак булган

Казан федераль университеты студентлары һәм укытучылары.