21 мая 2014
"Без булдырабыз!"

20 май көнне КФУның төп бинасы актлар залында “Иң яхшы академик төркем” конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс эчендә өч номинация буенча урыннар билгеләнде: “КФУның иң яхшы кураторы”, “КФУның иң яхшы старостасы” һәм “КФУның иң яхшы академик төркеме”. Төркемнең чын мәгънәсендә берләшеп эшләвен таләп итә торган әлеге конкурс Филология һәм мәдәниятара багланышлар студентлары өчен аеруча да уңышлы үтте. Л.Н.Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе бүлегенең II курс студенты Исмәгыйлев Илшат кече курслар арасында “КФУның иң яхшы старостасы” номинациясендә II урынга, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең IV курс студенты Лилия Якупова өлкән курслар арасында шул ук номинациядә I урынга лаек дип табылды. Шул ук бүлекнең 10.2-004 нче төркеме “КФУның иң яхшы төркеме” дигән мактаулы исемгә ия булды. Беренче урынны яулаган студентлар Санкт-Петербург шәһәренә юллама белән бүләкләнделәр. Әлеге конкурста катнашып, җиңүгә ирешкән кызлар-егетләр конкурста катнашуларыннан, ирешкән нәтиҗәләреннән бик канәгать калдылар. Киләчәктә дә аларга актив студент тормышында уңышлар, тагын да бөек үрләр яулауларын теләп калабыз!