07 мая 2014
Яңа адым ясап кара!

Һәрбер кеше үз-үзенә җитәкче. Ләкин һәрберседә бу вазыйфадан үзе китергә әзерме? Продюсер, клипмейкер, видеоблоггер Алмаз Самигуллин көтелмәгән адым ясап карады...

Җитәкче буларак нинди максат белән "Yummy Music" компаниясенең нигезен "каушатырга" булдың?

Алмаз:

- Мин Yummy Music компаниясенең нигезендә булдым дип әйтү дөрес булмас, мөгаен. Анда бераз соңрак теркәлдем бит. Ләкин үзем белән зур команда алып килдем: Гөлназ Батталова, Ильгиз Шайхразиев, Ильшат Рахимбай һәм башка сәләт ияләре. Шунысы кызык, башта беркемнең дә үзен ниндидер, таныш булмаган лейбл белән бәйлисе килмәде. Ләкин бераз вакыт узгач, озаклап сөйләшкәч, компромисслар тапкач, бер-беребезгә булышырга кирәк дигән нәтиҗәгә килгәч кенә, барысы да бер фикердә тукталды. Шуннан соң минем дусларым да "ямьлеләр" гаиләсенә тартылды.
Эшли башлаганда без шундый бәхетле идек: уйларыбыз уртак, яңа дуслар, яңа проектлар... Тик тора-бара нәрсәдер үзгәрде. Җитәкчеләр арасында ниндидер аңламаучанлык барлыкка килде. Компания эчендәге фәлсәфи карашлар, планнар минем холкыма туры килми башладылар. Шуңа күрә 2014 елның башында директор урыныннан китәргә карар кылдым.

 

Синеңчә 2 төрле җитәкченең юлы кушыла аламы?

- Мин гел позитив уйлар белән яшим. Шуңа күрә минем белән нинди генә хәл булмасын, уйларымны гел яхшы якка таба гына борам. Ике төрле җитәкченең юлы кушылу алуына мин әле дә ышанам. Ләкин алар бер-берсенә терәк булмаса, мондый эштән берни дә килеп чыкмаячак.
Минем уйлавымча, кешенең үз тормышында җитди эшкә тотынасы килә икән, ул кимендә 1 көн буена, шул арада бер кем белән дә аралашмыйча, эчке дөньясын тыңлап, барлык плюс-минусларны анализлап, җентекләп уйланырга тиеш. Зинһар, ашыкмагыз. Күп кенә очракта, хаталар ясавыгыз ихтимал.

Бар ике караш.. Ләкин компромисска килеп булмый. Нишләргә?

- Хәзер бу сорау, Украинадагы хәлләр аркасында, бик актуаль шикелле. Бу сорауга җавабым гади булыр. Теләсә нәрсә эшләргә, сугыш кына башламаска.

Бер компаниянең бер яки берничә җитәкче булуның уңай һәм кире якларын әйтеп кара.

- Бу бик авыр сорау. Чөнки кешеләр алар төрле була бит. Гадәтләре дә төрле. Кайберчакны үзгәрәләр дә, җитмәсә!
Универсаль формула эзләү бернинди дә нәтиҗәгә китермәс дип уйлыйм. Шулай да, берничә фикеремне әйтеп китим.
Чын җитәкче, ул - куандыручы. Башкаларны изге эшләргә этәрүче кеше. Компаниядә ике житәкче икән, алар икеләтә куандырырга һәм позитив юнәлешләр табарга, дөрес киңәшләр бирергә тиешләр. Нәкъ менә шулай булса гына, бу бик уңай хәл булачак. Һәм чыннан да, җитәкчеләрнең сәләтле, үз урыннарында торганнары турында сөйлиячәк.
Тормышыбызда мондый хәл сирәк очрый шул. Күбесенчә, ике яки берничә җитәкче гел нидер бүләләр, уртак тел таба алмыйча интегәләр. Мондый очракта, компаниянең хәлләре түбәнгә таба омтыла.
Мондый хәлне булдыртмагыз, яки берни дә үзгәртә алмыйсыз икән, минем кебек, китегез. Барысын да яңа баштан башлагыз.

Илюза Салимова.