05 мая 2014
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кырым һәм Төркиядән килгән галимәләр кунакта булды

Казанда узган  II Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы көннәрендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кырым һәм Төркиядән килгән галимәләр кунакта булды. Аларны институт директоры  филология фәннәре докторы, профессор Р.Р.Җамалетдинов кабул итте.

Лемара Селендили  В.И. Вернадский исемендәге Таврия милли университетының кырым татар тел белеме кафедрасы доценты, Ләйсән Шаһин Төркиянең Мәрмәрә университеты докторы, ә Илсөяр Рәмиева Төркиянең Окан  университеты укытучысы, филология фәннәре кандидаты. Шунысы куанычлы, Ләйсән ханым да,  Илсөяр ханым да Казан  университетының татар филологиясе , тарихы һәм көнчыггыш телләре факультетын тәмамлаганнар. Хәзер исә Төркия югары уку йортларында татар, рус телләрен укыталар.

Очрашу вакытында сүз, нигездә, укыту программалыры һәм юнәлешләре, тел өйрәнү курслары, фәнни проектлар,уртак конференцияләр, укытучылар һәм студентлар алмашу хакында барды.  Кунаклар Казан федераль университетының эшчәнлеге белән һәрдаим кызыксынып торулырын, университет уңышларына шатлануларын белдерделәр.