23 апреля 2014
Әйтелмәгән васыять моңы

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә татар халкына бәһаләп бетергесез кыйммәтле әдәби мирас калдырган язучы Әмирхан Еникинең 105 еллыгына багышланган“Әйтелмәгән васыять моңы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.  Кичәдә бүлегебез студентлары, татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы мөгаллимнәре, онлайн элемтәдә Сабаның 2 гимназиясе һәм Актанышның “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” укучылары катнашты.

Кичәне бөек татар классигы Әмирхан Еники шәхесенә, аның иҗатына мөкиббән 1-3 курс студентлары мөстәкыйль оештырды. Биредә язучының тормыш юлына күзәтү ясау, “Бер генә сәгатькә”, “Әйтелмәгән васыять” әсәрләреннән өзекләр күрсәтү белән беррәттән, студентлар тарафыннан эшләнгән “Әйтелмәгән васыять моңы”  фильмы  тәкъдим ителде.

Әдәбият укытучыбыз,  үзе дә зыялы әдипнең иҗатына мөкиббән Гайнуллина Гөлфия Расил кызы язучының мирасын яшьләр арасында таратуга юнәлеш биреп, һәрвакыт көч өстәп, канатландырып тора. Әдипнең юбилее уңаеннан  өченче курс студенты Светлана Гыйләҗева “В контакте” социаль челтәрендә “Әмирхан Еники” дип исемләнгән төркем оештырды. Бу төркемдә язучының биографиясе, әсәрләре, фоторәсемнәре, әсәрләреннән өзек, төрле иллюстрацияләр, аудиоязмалар һәрдаим урнаштырыла килә. Бүгенге көндә студентларыбыз арасында әдипнең әсәрләрен тәрҗемә итәргә теләк белдерүчеләр дә бар. Өченче курс студенты Эльмира Сәетова “Кем җырлады?”  хикәясен швед теленә тәрҗемә итәргә алынды.

ХХ йөзнең икенче яртысы әдәбиятын галимнәр Ә.Еники эпохасы, дип бәялиләр. Дәресләребездә, дәрестән тыш чараларда һәм әдип иҗаты белән мөстәкыйль танышкан вакытта  без үзебез өчен Еникине яңадан ачабыз, аның васыятен күңелдән кабатлыйбыз, татар рухының никадәр горур һәм  бөек, какшамас икәнлегенә төшенәбез.