16 апреля 2014
Как я съездила в Арский район

14 апрель көнне Арча районында ТНВ каналының “Манзара” тапшыруына 3 сюжет төшердек. Аларның берсе район, хәтта республика күләмендә дә танылган “Яшь йөрәкләр” ансамбле. Бу ансамбль 2007 елда Нәсимә Гарыйфуллина җитәкчелегендә барлыкка килгән. Үзенә барлык моңга гашыйк әби-апаларны берләштергән. Икенче сюжет- “Казан арты” тарих-этнография музее. Бу музейны бөтен  район белән бергә тулыландырганнар. Монда татар халкының төрле гасырларда яшәү рәвеше, тормышы, гореф-гадәтләре чагылган. Өченче сюжет- Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәхимов Госман Габдрәхим улы турында булды. Сугыш еллары берсендә битараф калдырмый, безнең әби-бабайларыбыз бәхетле киләчәкне тудыруда зур эшләр башкарганнар.

Источник информации: КДУ татар журналистика бүлегенең 1 курс студенты Гузәлия Гыйниятуллина