04 апреля 2014
"КФУ студенты-Нәүрүз гүзәле"!

“КФУ студенты-Нәүрүз гүзәле”!

Яз сулышы белән җанга – наз һәм сөю, күңелгә – илһам, йөрәккә дәрт иңгән бер мәлдә борын-борыннан Нәүруз бәйрәме уздырылган. Гореф-гадәтләргә тугры калып, быел Башкортстан республикасында уникенче тапкыр “Нәүруз гүзәле” конкурсы үтте.

 “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе финалында кызлар биш төрле сынау тотты. Иң элек алар бик кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырды. Аннан соң аларның кайсыдыр җыр-моңга сәләтен, кайберләре биюгә маһирлыгын күрсәтте. Ана телендә матур сөйләүгә, милли гореф-гадәтләрне белүгә дә аерым игътибар бирелде.

Конкурсны оештыручылар – Башкортстан татарлары конгрессы, татар хатын-кызларының “Сәхипҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасы, “Азатлык” яшьләр берлеге, генераль химаячысы – “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы. Жюрига Башкортстан Башкарма комитетының рәисе Халисә Мөхәммәдиева җитәкчелек итте. Мәртәбәле жюри әгъзалары арасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев та бар иде. Бәйге-тамашага килгән Татарстан кунаклары, артистлар, эшлекле даирәләр вәкилләре аның дәрәҗәсен тагын да күтәрде.

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы булган Зәлия Ахунова әйтүенчә, татар кызлары йөз чибәрлеге, тышкы матурлык, буй сылулыгына карап кына сайланмый, ә татар телен, милли гореф-гадәтләрне, аш-су пешерүгә осталыкта да сынау уза.

“Гадәттә, матурлык чаралары оештырганда, кызларны чишендереп, сәхнәдә йөртеп сайлап алалар. Моңа охшаш хәл бездә бөтенләй булмый, – ди Зәлия ханым – Бу безнең халыкка хас күренеш түгел. Күп матур кызлар оялудан бөтенләй дә килмәскә мөмкин. Ислам динендә дә бу катгый тыела. Шуңа күрә “Нәүрүз гүзәле”н, һәрвакыттагыча, милли рухта үткәрәбез. Бу гади генә шоу түгел, ә ана, бала тормышына багышлап театрлаштырылган матур тамаша”.

Сынауларны уңышлы гына үтеп чыккач, кызларга бәя бирелде. Аларның                 һәр-кайсы җиңүгә лаек, шуңа күрә гүзәл затларга төрле номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды.

Халкыбызның бүгенгесе белән киләчәген тоташтыручы, милләтебезнең иң акыллы, сөйкемле, лаеклы кызлары кемнәр соң? “Нәүруз гүзәле” исеменә Туймазы районының Кандра авылыннан 19 яшьлек Алинә Гыйззәтуллина лаек булды. Алинә безнең Казан федераль университетының Идарә һәм территориаль үсеш институтында икенче курста укый, инженер-эколог һөнәрен үзләштерә. Сылу шулай ук “Дуслык алиһәсе” номинациясендә дә җиңеп чыкты. Бәйгегә әзерлек барышында ул бердәм гаиләгә әверелгән төркемнең старостасы булган һәм кызларның һәркайсы белән уртак тел тапкан. Алинә нәкъ менә шушы номинациядә җиңү яулавына ныграк шатлана. Димәк, кызлар миңа таяна ала, дип билгели ул. Алинә балачактан бирле бию, сәнгатьле сүз белән шөгыльлләнә. “Мин сәхнәдә үстем”,-дип көлә Алинә. “Нәүрүз гүзәле” үтеп китте, ләкин Алинәнең тагын ике матурлык конкурсында катнашасы бар.  Алар: “Бөтенроссия студенткалары” һәм “Азия-Себер сылуы” конкурслары.

“Нәүрүз гүзәле конкурсына мин җиңәргә бармадым, хәтта уемда да юк иде. Гомүмән, мин үземнең гаиләм, туганнарым  өчен катнашырга булдым. Чөнки аларның  мине чын татар кызы итеп күрүләре иллахи көч бирде, дәрт-дәрман өстәде. Финалга әзерләнү вакытларында нинди генә кыенлыклар килеп чыкмасын, гел якыннарымның җылысын тоеп тордым. “Нәүрүз гүзәле” конкурсы мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте, чыныктырды. Беренчедән, туган - татар телемне яхшырттым, татар халкының  тарихы, гореф-гадәтләре буенча белемнәремне арттырдым һәм, иң мөһиме, яңа дуслар таптым”.

Кызлар белән татар теле сабакларын алып барган Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов әйтүенчә, быел бәйгедә катнашучыларның ана телне белүе былтыргы белән чагыштырганда, югарырак: “Ә инде ун көн дәвамында алар татар телен тагын да камилләштерде һәм кызларның кайберләре хәтта ана теленең нинди бай булуына инанды”, – ди Мәхмүт әфәнде.

“Нәүрүз гүзәле” кебек конкурсларны ешрак үткәрергә кирәк. Алар безне берләштерә, таныштыра, киләчәк тормышка юл сала.

Гүзәлия Гыйниятуллина.