17 марта 2014
Казахстан белән Татарстан магистрантлары тәҗрибә уртаклаша

Күптән түгел Казахстанның Актүбә дәүләт төбәкара университеты һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  катнашында «Филологиянең хәзерге юнәлешләре» дигән темага багышланган онлайн-видеоконференция уздырылды. Чарада институтның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентлары һәм магистрантлары катнашты.

Аралашуны татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире профессор Фираз Фахраз улы Харисов университет Һәм институт турында гомуми мәгълүмат бирүдән башлады. Ул Казахстан белән үзара хезмәттәшлекне студентлар, укытучылар арасында киләчәктә тирәнәйтүнең кирәклеген ассызыклады, алга таба да мондый чаралар тагы да зуррак масштабта уздырылсын иде, дигән фикерне әйтте.

Актүбә университеты магистрантлары рус һәм казах телләрендә чыгыш ясадылар. Алар казах халкының тарихы, әдәби әсәрләрне дөрес  тәрҗемә итү, фольклорга багышланган проблемаларны күтәрделәр.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты магистрантларының чыгышларында татар телен укыту методикасына караган төрле мәсьәләр яктыртылды. Мәсәлән,  Кәримова Рәзинәнең сингапур технологиясенә багышланган чыгышы аеруча зур кызыксыну уятты. Актүбә магистрантларының шушы мәсьәләдә күп санлы сорауларны моңа дәлил,  чөнки аларда хәзергә бу технология уку-укыту процессында кулланылмый икән.

Соңыннан онлайн-очрашуга гомуми нәтиҗә ясалды. Катнашучыларның һәрберсенә дә сертификат тапшырылачагы һәм Казахстанда мәкаләләр җыентыгы басылып чыгачагы турында әйтелде. Гомумән, тугандаш ике халык яшьләренең аралашуы киләчәк өчен кызыклы тәҗрибә булды.