27 февраля 2014
"МӘГАРИФ"КӘ –100!

Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы базасында «Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды.

 

Татар вакытлы матбугатының бай тарихы ерак үткәнгә барып тоташа. Узган ел үзенең бер гасырлык юбилеен каршылаган “Мәгариф” журналы моның шулай икәнлеген тагын бер кат дәлилләде. Шушы көннәрдә басманың 100 еллыгы уңаеннан “Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. “Татмедиа” ААҖ, “Мәгариф” журналы редакциясе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган әлеге конференциядә Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы укытучылары, аспирантлары һәм студентлары актив катнашты. Чараның пленар утырышы 26 февральдә «Татмедиа»ның конференц-залында үткәрелде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Р.Ратникова; ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.Вәлиев, «Татмедиа», Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре, Институтыбыз мөгаллимнәре чыгыш ясады. “Мәгарифтән башка бер генә милләтнең дә, бер генә халыкның да киләчәген күз алдына китереп булмый. Бу «Мәгариф” журналына да кагыла. “Мәгариф” укытучылар журналы гына түгел, ата-аналар журналы булырга тиеш. Чөнки ата-ана – укытучының коллегасы”,-– дип белдерде Р. Вәлиев үз чыгышында.

Чыннан да, милли мәгарифе булмаган милләтнең киләчәге шикле. Күп еллар дәвамында укытучыларның өстәл журналына әверелгән “Мәгариф” милли мәгарифне үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Р. Ратникова да бу фикерне куәтләп: “Бер гасырлык тарих ул бик зур тарих. “Мәгариф”тә башкалардан аерылып тора торган журналистлар эшли. Бу – махсуслашкан журналистиканың аерым өлкәсе. Ник дигәндә, биредә һәрвакыт күңеле белән укытучы булган журналистлар эшләде”, – дигән фикер җиткерде. Шул ук көнне ТР Журналистлар берлегендә оештырылган түгәрәк өстәлдә туган телне өйрәтүдә заманча технологияләрне куллану мәсьәләсе күтәрелде. Бу уңайдан төрле фикерләр яңгырады.

27 февральдә исә конференциядә катнашучылар Институтыбыз аудиторияләрендә чыгыш ясады. “Белем һәм тәрбия бирүдә гаммәви коммуникация чаралары һәм яңа технологияләрнең роле”, “Татар журналистикасында мәгариф басмаларының үсеше”, “Мәгърифәтче журналистлар мирасы”, “Басма һәм электрон мәгълүмат чараларында сөйләм культурасы проблемалары” дип исемләнгән секция утырышларында Институтыбыз мөгаллимнәре һәм студентларыннан тыш читтән килгән кунаклар да чыгыш ясады. “Белем.ру” порталы җитәкчесе Р. Гатауллин татар мәгарифен үстерүдә Интернет челтәренең әһәмияте хакында кызыклы чыгышын тәкъдир итте. Казандагы 96 гимназия укытучысы Г. Тарханова исә белем бирү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты, тыңлаучыларны шәхси сайты белән таныштырып, шәхси сайтларның мәгарифне үстерүдәге роле турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

Конференциягә тәкъдим ителгән чыгышларның тулы варианты махсус җыентыкта бастырылачак.

Источник информации: Лейсан Исхакова