25 ноября 2013
Сәхнәдәге Раяз белән тормыштагы Раяз икесе ике кеше

Эстрадыбызда үзенең зәвыклы тавышы, купшы киемнәре белән аерылып торучы җырчылар сирәк. Раяз Фасыйхов та нәкъ шундыйлар рәтендә. Аның исемен ишетүгә, күз алдына сирень чәчәкләре тоткан романтик егет образы килеп баса. Бүген купләр әлеге җырчыны мәхәббәткә дан җырлаучы буларак белә. Ә гадәти тормыштагы Раяз нинди икән ул? Илһам көчен каян ала? Шушы һәм башка сорауларга җавап табу,  җырчы белән тагын да якыннан танышу максатыннан Раяз Фасыйховны үзебезгә кунакка дәштек. Очрашу да юктан гына түгел, чөнки җырчы 16 ноябрь көнне “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында зур концерт программасын тамашачына тәкъдим итте. Утыз яшьлеге уңаеннан оештырылган җыр кичәсендә Раяз үз репертуарындагы иң яхшы җырларны башкарды. Җырчы белән булган әңгәмәдән өзекне тәкъдим итәбез.

-Туган көнегез уңаеннан оештырылган концерттан нинди хис-кичерешләр белән кайттыгыз?

-“Миңа утыз яшь” дигән концерт-тамашада яраткан тамашачым ун ел дәвамында башкарган җырларымның иң яхшыларын ишетте. Концерт үзем гадәтләшкән калыплардан чыгып төзелде. Моны үзенә күрә яшьлек, малайлык шуклыгы белә хушлашу, дип атарга да мөмкин булыр иде. Ләкин мәхәббәт лирикасы, романтикадан читләшмәдем. Өч сәгатькә якын сузылган концертта зал шыгрым тулы иде. Барлык минусларны, плюсларны исәпкә алып, концертыма төпле “4”ле билгесе куяр идем! Интернет челтәрендә язылган тамашачым фикерен укып, кызыксынып барам. Киләсе концертларымда булган җитешсезлекләрне төзәтермен дип уйлыйм.

-Тыңлаучыларыгыз арасында яшьләр күбрәкме, әллә өлкән буын вәкилләреме?

-Тамашачымны алай аерып карарга күнекмәгән.Чөнки репетуарымда һәр тамашачы өчен тыңларлык җырлар бар дип саныйм. Концертта да кече яшьтәге балалар да, яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Яшь барса да, мин күңелем белән 18дә калам. Шуңа күрә һәртөрле музыканы яратып тыңлыйм.Яхшы җырчы замана белән бер адымнан барырга тиеш. Аннан соң репертуарыма ретро җырларга яңа сулыш кертеп халыкка тәкъдим итәм. Мин үзем җырның сүзләренә өстенлек куям. Ә ретро җырларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә, аларның сүзләрендә күпме мәгънә ята. Яңа сулыш өрелгәч, яшьләр дә яратып кабул итә икән.

-Сәнгать өлкәсендә үз юлыңны табу өчен нинди булырга кирәк?

-Гадәттә, кем сәләтле  - шул тыйнак була. Ләкин бүгенге көндә булган сәләтне күрсәтә дә белергә кирәк. Безне үзебезне берәү дә тартып сәхнәгә чыгармады, күренергә тырыштык. Кечкенәдән әти мине төрле конкурсларга йөртә иде. Гомумән, мин сәхнә мөһитендә тәрбияләндем. Яшьләргә тәвәккәллек телим, күбрәк конкурсларда катнашсыннар,үзләрен күрсәтергә тырышсыннар.Чөнки синең чыгышың сине тәрбияли, алга таба ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә. Шуңа күрә курыкмаска кирәк.

-Мәктәптә сез яхшы укыдыгызмы?

-Уртача! Бу яктан горурланып әйтә алам, миңа гел яхшы укытучы - остазлар туры килде. Авыл мәктәбе бик көчле иде безнең. Аннан Арча педагогия көллиятендә 5 ел укыдым. Элек мин ноталар белергә кызыга идем. Биредә музыка өлкәсе буенча күп кенә теоретик белемнәр туплый алдым. Биредә алган белемнәр миңа Казан мәдәният һәм сәнгать университетында җиңел генә укып чыгарга ярдәм итте. Бүгенге көндә музыка өлкәсендәге белемнәр миңа гел ярдәм итә. Нота белгәч, музыкантлар белән уртак тел табу да уңайлы.

-Үзегезнең җыр язып караганыз бармы?

-Бар. Ләкин куркып куям, бәлки, берәрсенең  җырына охшап куяр! Минем хәтта шигырьләр язганым бар. Гомумән музыка, шигырь яза торган кешеләргә хөрмәт белән карыйм. Төрле авторлар, композиторлар белән эшлим.

-Үзегезне башка өлкәдә сынап карарга теләк юкмы?

-Башка өлкәдә үземне сынап караган бар. Ләкин төп эшем шоу-бизнес өлкәсе дип саныйм. Шуңа күрә күп вакытымны аңа сарыф итәм. Мәсәлән,  мин кирпеч сату белән шөгыльләнә башласам, миңа аның турында гына уйларга, баш ватарга туры киләчәк.Бу очракта сәнгать икенче планга күчә бит. Шуңа күрә бер эшкә алынасың икән, аны җиренә кадәр җиткереп эшләргә кирәк. Максатларым, планнарым, тамашачым булганда сәхнәдән китү турында уйлаганым да юк. Ләкин ниндер эш башлау кирәк дип санасам, моның белән минем тормыш иптәшем шөгыльләнәчәк дип уйлыйм.

-Җырчылар илһам көчен каян ала икән?

-Озак вакыт сәхнәгә чыкмасам депрессиягә биреләм. Сәхнә мине үзе илхамландыра. Илһам миңа төрлечә килергә мөмкин. Мәсәлән, кем белән дә булса күрешү, аралашу, гаиләм, балаларым, хәтта әти-әнием мине илһамландырырга мөмкин. Иҗат көче калмаган көннәрдә авылга кайтам, табигатькә чыгам, балачак эзләре буенча йөрим, тавышны көйләп җырлап йөрим. Табигатьтә йөрү мине илһамландыра.

-Гадәти тормыштагы Раяз нинди ул?

-Тамашачы минем сәхнәдәге образга гашыйк. Ләкин сәхнәдәге Раяз белән тормыштагы Раяз икесе ике кеше. Хәтта тормыш иптәшем үзе дә, мине сәхнәдә күргәч: “Минем белән яши торган Раязмы соң бу?” - дип аптырап куя. Мин җырларны үзем аша күңелемнән үткәрәм, ләкин тормышта мин чынбарлык белән яшәргә тырышам. Тормышта мин туры сүзле, бераз кырыс та. Мәхәббәттә, бәлки, җырдагыча булырга тырышамдыр, ләкин барып чыкмый.

-Журналистларга сезнең мөнәсәбәтегез ничек?

-Журналистлар ни дип кенә язсалар да, артык исем китми ди әйтә алам. Ләкин артырып язган очраклар шактый. Журналистлар безне халык белән тоташтыручы күпер ул. Чөнки халык безне газета, телевидение аша карап, ишетеп белә. Ләкин нинди генә яхшы җырчы булсаң да, синең турында гел начар язсалар шикләнеп карый башлыйлар.

Источник информации: Залия Латыйпова