25 ноября 2013
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галиме Тубыл шәһәрендә узган конференциядә катнашты

Ерак Себердәге Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә 15 номерлы татар мәктәбенә нигез салынуга 95 ел тулды. Шул уңайдан 2013 елның 14-15 ноябрендә әлеге мәктәп базасында “Школа с этнокультурным компонентом – школа национального согласия” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм мәктәп юбилеена бәйле чаралар үткәрелде. Әлеге чараларда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗанов катнашты һәм чыгыш ясады, Татарстан югары уку йорты җитәкчелегенең котлауларын ирештерде.