31 октября 2013
Шәҗәрә – милләт тамыры

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентлары һәм укытучылары һәр көнне файдалы, кызыклы итеп үткәрергә тырыша. Бүлегебездә төрледән-төрле конференцияләр, конкурслар, кичәләр оештырылып кына тора. Әле шушы көннәрдә генә булып узган “Шәҗәрә”  бәйрәме дә моңа ачык мисал. Әлеге чара быел тәүге тапкыр беренче курс студентлары арасында оештырылды. Һәр студент үз нәселенең шәҗәрәсен төзеп килде һәм төркем эчендә иң яхшы дип табылган шәҗәрәләр җиңүгә лаек булды. 28 октябрь көнне “Шәҗәрә” бәйрәменә йомгак ясалды. Җиңүче дип табылган дүрт студент бүлекнең укытучыларын һәм студентларын үз нәсел-нәсәпләре белән таныштырды.

Тарихны белү, иң башта үз нәселеңнең тарихын, үткәнен белүдән башлана. Шәҗәрә— нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүенкүрсәткән нәсел агачы, язмасы. Ислам дине буенча кеше үзенең нәселен җиде буынга кадәр белергә тиеш. “Шәҗәрә” бәйрәмендә җиңүче дип табылган студентлар да үзләренең бабаларын җиденче буынга кадәр санап күрсәттеләр, нәсел тарихлары белән таныштырдылар.

Беренче җиңүче – Яшел Үзән районы Олы Яке авылы кызы Гөлүсә Зарипова нәселе белән шигъри формада таныштырып китте. Ә икенче булып чыгыш ясаучы кызыбыз - Зөлфия Кувакалова Чувашия респуликасының Батыр районы Шыгырдан авылыннан икән, ул нәсел-нәсәбенең тарихын сөйләде. Балтач районы Көшкәтбаш авылы кызы Миләүшә Шиһапова да үзенең нәсел шәҗәрәсе белән кызынсынуын, бу бәйрәмдә яратып катнашуын әйтте һәм җиде буын бабасы белән таныштырып чыкты. “Шәҗәрә” бәйрәменең дүртенче җиңүчесе – Яңа Чишмә районы кызы Гүзәл Хәбибуллина да иптәшләреннән калышмады, бабалары, аларның тарихы турында кызыксындырырлык итеп сөйләде.

“Шәҗәрә” бәйрәме тәүге тапкыр гына үткәрелүенә дә карамастан, студентлар арасында зур кызыксыну уятты. Өлкән курс студентлары да бу бәйрәмдә катнашу теләге тууын белдерделәр.

Борынгырак заманнарда нәсел тамырларын буыннан-буынга биреп, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәти күренеш булган. Бүлектз бик файдалы, кирәкле эшкә тотынганнар. Яшьләр үз нәселләре, гаилә тарихлары белән кызыксынырга, аны белергә тиешләр. Бүгенге көндә ватанпарвәрлек рухы җитмәү зур мәсьәләләрнең берсе булып тора. “Шәҗәрә” бәйрәме кебек чаралар әлеге бушлыкны тутырырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Шәҗәрә – милләт тамыры. Үткәнен белгәннең киләчәге бар!