30 октября 2013
Булачак журналистлар астрономия галиме Галеев Алмаз Илсур улы белән очрашты

Бу атна башында Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының татар, рус һәм халыкара журналистика белгечлекләренә укучы бишенче курс студентлары университетыбызның Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы өлкән фәнни хезмәткәре Галеев Алмаз Илсур улы белән очрашты. Түгәрәк өстәлне хәтерләткән әлеге әңгәмә астрономик күренешләрне ММЧда яктырту һәм әлеге өлкәне матбугат аша популярлаштыру турында булды. Алмаз әфәнде үзе дә бик күп еллар матбугат чаралары белән тыгыз элемтәдә торган кеше буларак үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Астроном Казанда чыгып килүче шактый газеталар һәм телетапшырулар белән хезмәттәшлек итүе, еш кына аларның сорауларына, мөрәҗәгатьләренә җавап бирүе хакында сөйләде. Аның фикеренчә, кызганычка, бүгенге журналистларыбызның байтагы астрономия өлкәсен бик яхшы белеп бетерми, шунлыктан үз язмаларында хаталар җибәрә. Фәнни мәгълүматны кайсы гына очрак булмасын ышанычлы чыганаклар аша тикшерергә, һичьюгы белгечләр белән киңәшләшеп эш итәргә кирәк, дип саный галим. Бу исә белгечләр өчен дә, каләм ияләре өчен дә уңай күренеш санала. Журналист материалы эчтәлегенең дөреслегендә икеләнмәсә, астрономнар үзләре белгән кызыклы мәгълүматлар белән бүлешә ала.

Хәтта сүзгә дөрес басым ясамыйча әйтү дә аның мәгънәсен үзгәртә, нәтиҗәдә фикер аңлашылмаска мөмкин, ди белгеч.  Журналистлар һәрвакыт диярлек метеор һәм метеорит, астрономия һәм астрология сүзләрен бутап язалар икән. Астрология исә фән түгел һәм аны астрономия белән бер үлчәүгә кую зур ялгыш. Астрологларның  күбесе кешене ялганлап акча эшләү нияте белән эш итә. Газет-журналларда иң якты йолдыз дип аталган Поляр йолдыз да иң билгелеләрнең берсе генә икән, чынбарлыкта исә иң якты йолдыз булып Сириус санала. Дөрес булмаган фаразлар журналистикада булырга тиеш түгел, ди Алмаз әфәнде. 2012 елның декабрендә дөнья бетүе турында язучы матбугат чараларын ул куркыту белән шөгыльләнүчеләр, дип атады, бу максатны үз алдына куйган ММЧлары булуы кызганыч, әлбәттә.

Әңгәмә барышында соңгы елларда бик популярлашып киткән йолдызлар сату яки аларга исемнәр кушу кебек күренеш турында да әйтелде. Хәзер йолдыз сатып алырга, аны яраткан кешеңә бүләк итергә тәкъдим итүче фирмалар шактый. Астроном сүзләренчә, бары тик астрономиядә булган махсус оешма – Халыкара астрономик берләшмә генә астрономик объектларга исем бирү хокукына ия. Йолдызга исем кушам дип ышанган кеше бары тик матур кәгазь өчен генә акча түлиячәк. Студентларның Казан университеты исемен йөрткән планета турында соравына, Алмаз әфәнде әлеге эшнең рәсми рәвештә эшләнүен әйтте. Сигез төп планетадан тыш бихисап кечкенә планеталар бар. Аларның күбесе өйрәнелмәгән. Тик планеталарны өйрәнеп ачкан һәр галим аңа үзе теләгән исемне бирә ала икән. Безнең университетны тәмамлаган галим-астроном әнә шундый планетасына Казан университеты исемен биргән.

Моннан тыш булачак журналистлар галимнән ноябрь аенда булачак метеор яңгыры турында, университет обсерваториясендә ачылган Планетарий хакында сораштырды. Казанлылар йолдызлар яңгырын шәһәр читендә күзәтә алачак икән. Башкалабызда һава шактый пычранган һәм шунлыктан күк йөзен ачык күрә алу мөмкинлеге юк.

Рәсми рәвештә 23 июнь көнне ачылган Казан университеты обсерваториясендә эшләп килүче Планетарий белән дә таныштырып үтте астроном. Әлегә ул карарга килүчеләрне кабул итми, шулай да аны ноябрь аеннан эксплуатациягә тапшырырга җыеналар. Бирегә килүче студентлар группалары исемлеге инде төзелгән. Атна саен берничә төркем студент чып-чын күк йөзеннән аерылмаган аның күчермәсен карарга бара алачак. Биредә алар өчен махсус лекцияләр уку да планлаштырылган.

Алмаз әфәнде булачак журналистларны да алга таба хезмәттәшлек итәргә чакырды. Астрономия фәнен, анда булган кызыклы мәгълүматларны, ачышлары халыкка җиткерү сезнең өчен дә, безнең өчен дә файдалы булачак, дип йомгаклады сүзен астроном.

Источник информации: Илмира Ахунова