24 мая 2013
Алтайга сәяхәт

Югары уку йортлары арасындагы элемтәләр ныгып кына тора. 14нче майдан 18енә кадәр Алтай республикасының башкаласы Таулы Алтайда (Горно-Алтайск) узган Бөтенроссия студентлар олимпиадасында катнашкан бер төркем студентларыбыз моңа тагын бер тапкыр инанып кайттылар.Таулы Алтай дәүләт университеты әлеге олимпиаданы быел 7нче тапкыр оештырды. Төрки телләр һәм әдәбияты, фольклоры буенча үткәрелә торган бу сынауның нәкъ менә Алтайда уздырылуы да юкка гына түгел. Билгеле булганча, төрки халыкларның беренче бабаларының борынгы Ватаны – Алтай. Шунлыктан 7 ел рәттән төрки кардәшләр искиткеч гүзәл табигатьле Алтай таулары арасында урнашкан Таулы Алтай дәүләт университетында очраша.

Быелгы сынауларда Казан (Идел буе) федераль университетыннан беренчеләрдән булып Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегендә белем алучы III–IV курс студентлары (Космодемьянская Алинә, Фәрзиева Алисә, Юсупова Альбина, Якупова Лилия, Яппарова Гөлназ) катнашты. 5 кешелек команданың җитәкчесе итеп татар теле тарихы һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты Кадыйрова Энҗе Хәнәфи кызы билгеләнде.             Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Тува, Хакасия, Якутия, Алтай республикаларыннан 9 команда катнашты. Олимпиада үзе ике көн дәвам итте. 15нче май көнне сынауда катнашучылар төрки телләр тарихы, тел белеме буенча көч сынашты. Жюри әгъзалары искәртүенчә, быелгы биремнәр Дәүләт стандартлары нигезендә эшләнгән иде. Беренче карашка җиңел генә булып тоелган биремнәр студентлардан күп көч, тырышлык һәм игътибарлылык таләп итте.

Таулы Алтай дәүләт университетының алтаистика һәм тюркология кафедрасы укытучылары студентларгы ял программасын төзүгә дә зур игътибар биргән. Олимпиададан соң ук барлык командалар өчен дә А.В.Анохин исемендәге Милли музейга экскурсия оештырылды. Шул ук көнне кичен, командаларны бер-берсе белән якыннанрак таныштыру максатыннан, сәламләү өлеше булды. Делегацияләрнең чыгышлары Алтай студентларының музыкаль бүләкләре белән үрелеп барды. Университет бинасыннан чыкканда барлык кунакларның да, хуҗаларның да йөзләрендә якты елмаю балкый иде, һәркем бу кичәдән канәгать калды. Әйе, якутларның җанлы биюе, алтайлыларның күңелле җырлары, татарларның ачык йөзе, тәмле сүзе, башкортларның моңлы курай авазлары, туваларның тәмле сөтле чәйләре, хакасларның күңелле күренешләре берәүне дә битараф калдырмады. Күтәренке күңел белән таралышкан студентлар икенче көнне төрки әдәбият һәм фольклор буенча көч сынашырга кабаттан университет бинасында очрашты. Бу көнне инде алар барысы да таныш, елмаюлы йөзләре белән бер-берсен сәламләп күреште. Сынаудан соң шулай ук студентларга күңел ачу программасы төзелгән иде. 2 автобуска төялеп, алар Таулы Алтай шәһәрендәге иң биек (641 м) тауга менделәр. Тау башында бар халыкның күзе яна; кунаклар әйтеп бетергесез, сүзләр белән генә җиткерә алмаслык хис-тойгылар ташкынында калган иде. Һич икеләнүсез, бар кеше дә тауларга гашыйк булып калгандыр дип әйтергә мөмкин иде. Таудан төшкәч, киенеп-ясанганнан соң, Алтай кунаклары Милли театрга юнәлде. Репертуардагы “Комнар арасындагы хатын-кыз” исемле спектакльне карагач, тамашачылар фәлсәфи уйларга чумган иде. Чыннан да, уйландырырлык иде шул сюжеты... Бу төн студентлар өчен дә, команда җитәкчеләре өчен дә дулкынландыргыч булгандыр. Шулай булмый ни, икенче көнне, ягъни 17нче майда бүләкләү тантанасы булачак бит! 

Бүләкләү тантанасыннан КФУ студентлары да күтәренке кәеф белән чыкты. 2 кызыбыз номинацияләрдә Мактау грамотасы белән бүләкләнде: Космодемьянская Алинә “Генеологик классификацияне әйбәт белүче” номинациясендә җиңсә, Юсупова Альбина “Иң яхшы иҗади эш” авторы итеп танылды. Команда җитәкчесе Э.Х.Кадыйровага да, ФСИ директоры Р.Р.Җамалетдиновка да Рәхмәт кәгазьләре тапшырылды.

Олимпиада белән параллель рәвештә студентлар арасында фәнни проектлар конкурсы да үткәрелде. Татар филологиясе бүлеге студентлары, Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Рабит Батулла һәм башка әдипләребезнең татар телендәге һәм төрекчәгә, русчага тәрҗемәләрен төрле аспектларда тикшереп, кызыклы материалларга бай булган эшләр белән катнашты. “А.Гыйләҗевның татар телендәге һәм төрекчәгә тәрҗемә ителгән әсәрләрендә парлы сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре” дигән темага язылган хезмәте белән А.Фәрзиева фәнни эшләр конкурсында беренче урынга лаек булды һәм 1нче дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. Бөтенроссия студентлар олимпиадасы кысаларында “Милли  әдәбиятлар арасында тәрҗемә: этномәдәни үзенчәлекләр саклану проблемасы” (“Взаимоперевод национальных литератур: проблема сохранения этнокультурных собенностей”) дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ясаган докладларыбыз да кызыксыну уятты.

Соңгы көнне кунаклар өчен Чемал районына экскурсия оештырылды. Искиткеч гүзәл табигать, мәһабәт таулар, шаулы Кадын (Катунь) елгасы – барысы да күңелләргә мәңгелеккә кереп калды. Экскурсияне дәвам итеп, кунаклар танылган рәссам, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Г.И.Чорос-Гуркин музеена юнәлделәр. Кичке ашны исә Таулы Алтай дәүләт университеты студентлары аерым бер өйдә әзерләгән иде. Табындагы милли ризыклар кунаклар күңеленә хуш килде. Кичәне җанландырып, төрле команда студентлары, үзләре үк инициатива күрсәтеп, төрле-төрле кызыклы уеннар уйната башладылар. Төрле республикалардан килгән төркиләр арасында дуслык җепләре тагын да ныгыды. Алар фотоларга төшеп, адреслар алмашып, моңсуланып кына таралыштылар.

Гомумән алганда, Казан командасы әлеге олимпиададан бик канәгать калды. Поездда узган 2 тәүлек тә бу кадәр тойгыларны, эмоцияләрне баса алмады. Хәтта Алтай үзе дә кунаклардан башка моңсуланып, елап калды (әйе, юлга кузгалган көнне генә яңгыр ява башлады шул). Күтәренке кәеф, бер кочак уңай хис-кичерешләр, әйтеп аңлата алмаслык бай эмоцияләр һәм, иң мөһиме – рухи байлык туплап кайтты студентлар Алтайдан. Үзләре төрледән-төрле идеяләр, яңа фикерләр белән яналар. Мондый зур олимпиадаларны үзебезнең университетта да үткәрергә кирәк дип таптылар; шулай ук башка регионнардагы (аеруча төрки республикалардагы) югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү теләге дә уянды. “Барыбыз бергә шулай аралашып, эшләп, хезмәттәшлек итеп һәм ял итеп яшәсәк, ерак аралар якынаер, дуслык-кардәшлек җепләре ныгыр иде!” – диләр алар бертавыштан. Әлеге олимпиаданы үткәргән барлык оештыручыларга да барлык катнашучылар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткереп, мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен һәм зуррак географияне иңләсен иде дигән теләктә калабыз. Шулай ук ерак юлга хәер-фатиха белән озатулары, шушындый мәртәбәле ярышларда катнашу өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырулары, студентларының уңышларына ышанып, алар өчен җан атып торулары өчен университетыбыз, институтыбыз һәм татар филологиясе бүлеге җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

 

А.Фәрзиева

ФСИ татар филологиясе бүлегенең

4нче курс студенты