23 мая 2013
Мең чакрымлык юл бер адымнан башлана

Филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлегенең 05.07-1002 нче төркеме турында ишетеп беләсездер инде. 2012 елда "Иң яхшы академик группа", 2013 елда "КФУның иң яхшы проекты” исемнәренә лаек булуыбызның төп сәбәбе ул – чын мәгънәсендә тату, дус, бердәм гаилә кебек яшәвебез! Ә шушы бердәм гаиәбезне тотып, үсендереп торучы яраткан кураторыбыз, безнең икенче “әтиебез” Хөснетдинов Дамир  Хәйдәр улы шушы көннәрдә безне  Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә алып китте...

Һәрбер культуралы кеше Россиянең ике төп шәһәре - Мәскәү һәм Санкт-Петербургта булырга тиеш дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр инде. Без дә төркемебез белән, озак уйлап тормастан, бу шәһәрләрнең икенчесен сайладык!

Төркем белән баргача, юлда барулар үзе бер күңелле бит ул! Инде болай да бер-беребез белән дус итек, ә юл безне бөтенләй туганлаштырып бетерде. Һәм менә...ниһаять, бик күптәннән күрергә хыялланган Питер безнең алда! Шәһәр урамнарына кереп, искиткеч рәхәтлек һәм карап туймаслык матурлыкны күргәч, бер көнлек юлдагы аруларыбыз эреп юкка чыкты. Әлеге шәһәрдә барыбыз да беренче тапкыр, шунлыктан күңелгә тулган хисләрне әйтеп тә, язып та бетереп булмый. Һәр бина, һәр урам, һәрбер күпер без ияләшкәнчә генә түгел, ә башкачарак, үзгәрәк кебек тоела. Һәйкәлләр, ямь-яшел, аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән бакчалар, парклар, шәһәрне тулаем әйләндереп алган Нива елгасы, Петербург каналлары - барысы да искиткеч! Кайбер сулыклар булган урыннар Казандагы Болак буен хәтерләтә, шулай да Петербургта ул ямьлерәк һәм серлерәк булып күренде! Озакка сузылмаган сәяхәтебезнең әле бу яртысыннан әзрәге генә булган икән, тагын да истә калырлык вакыйгалар икенче көнне булды...

Дәресләрдә, лекцияләрдә, газета-журналларда Эрмитаж музее еш телгә алына, ләкин аның нинди булуын барып күрмичә күз алдына китерү һич мөмкин түгел! Галимнәр исәпләп чыгарган саннарга карасак, бөтен Эрмитажны  әйләнеп чыгу өчен тугыз ел кирәк!!!Ә безнең бары тик берничә сәгать вакытыбыз бар, шуңа карамастан алган тәэсирләребез әйтеп бетергесез! Петр I нең Кышкы сараен үз күзләрең белән күреп кайту быелгы сәяхәтләребезнең иң истәлеклесе булыр,мөгаен.

Сокланып туя алмаслык "Царское село" - Пушкин шәһәре- янтарь белән эшләнгән, алтыннар белән бизәлгән заллар, патшалар үзләре йөргән парклар, әйтеп бетергесез сандагы фонтаннар шәһәре булган Петергофта Екатерина II үзе утырткан, 300 еллык агач, 1704 елда Петр I тарафыннан төзелеп, хәзерге көнгә кадәр сакланып, яшәп килгән җәйге бакча, шулай ук тарихи Ораниенбаум, "Аврора" кейсеры, Фин култыгы, Кранштадт шәһәре, хәрби корабльләрне караганнан соң, бу гүзәллекне белми, күрми торып башка бер чит илгә барып ял итүнең мәгънәсезлек икәнен аңлыйсың. Үзебезнең илдә дә бар икән бит шундый искиткеч урыннар!

Нива елгасын һәм Петербург каналларын узганда  шәһәр бөтен барлыгы белән ачыла, Нива дулкыннары әйтерсең лә йөгерә-йөгерә Петербургның тарихын сөйләргә ашыгалар. Кичен күперләр күтәрелешен карау исә үзе бер матур мизгел булды. "Барганда мактанма, кайтканда мактан", диләр! Әйе, мактанырлык Петербург! Туган як якын булса да, Петербург барыбер сагындыра. Искә алганда  сагыну хисләре белән бергә, йөзгә елмаю йөгерә.Чынлап та, искиткеч гүзәл, матур, тарихи, хисле шәһәр Петербург!

Гөлфия Шәвәлеева