20 мая 2013
Хезмәттәшлек ара ераклыгын, чикләрне белми

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә туган телдә белем бирү, аларның милли үзаңын тагын да өстерүгә ярдәм итү максатыннан,  2005 елда махсус программа кабул ителгән иде. Әлеге проект нигезендә Татарстанның югары  уку  йортларында  Кытайдан 70 татар студенты белем ала.

Шушы көннәрдә  КФУ ның Филология һәм сәнгать институтында Кытайдан килеп Казан университетында белем ала торган  студентларның әти-әниләре  белән белән очрашу булды. Кунаклар арасында  Кытайда яшәүче танылган милләттәшебез  шагыйрь Ильяр Габитов, эшмәкәрләр Наил Якупов, Әхәт Фәхретдинов бар иде.

Милләттәшләребезне Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов кабул итте. Очрашуда институтның тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире , профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова,  рус филологиясе  бүлеге мөдире,  профессор Резеда Фаил кызы Мөхәммәтшина катнашты.

Милләттәшләребез  студентларның уку шартлары белән таныштылар, укудагы нәтиҗәләре белән кызыксындылар. Алар Казан федераль  университетына, Филология һәм  сәнгать институты коллективына  Кытайдан килеп укучы студентларга тирән  белем һәм тәрбия бирүләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Бүген Кытайда яшәүче 1 млрд. 300 млн. нан артык халык арасында татарларның саны күлдәге бер тамчыны гына хәтерләтә. Биредә 5800 ләп миллләттәшебез гомер кичерә. Аларда туган телен, татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятын, бер сүз белән әйткәндә, татарлыгын саклап калу омтылышы бик көчле. Күпсанлы милләт арасында яшәү яшьләргә телне югалту куркынычы белән яный. Өстәвенә, аерым татар мәктәпләре юк, ә тел, нигездә факультатив дәресләрдә өйрәтелә. Сабантуйлар, Тукай кичәләре уздырыла.