Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-101 нче төркем студентлары белән диалектологиядән алган белемнәрен гамәли куллану һәм ныгыту максатыннан 27 июнь көнне диалектологик практика оештырылды. Практика кысаларында без диалектология укытучыбыз, тел белеме кафедрасы доценты Йосыпов Айрат Фаик улы белән бергә Әтнә районының Күлле-Киме авылына сәяхәт кылып, авыл халкының җирле сөйләм үзенчәлеге белән таныштык, аларның тормыш-көнкүреше, традицияләре, сөйләм үзенчәлекләре турында бик күп мәгълүмат тупладык.
Күлле-Киме – Казан артының иң ерак, Мари Республикасы белән чиктәш бер авылы. Бу авыл безне матур табигате, болыннары, чиста-пөхтә каралган йорт-җирләре, ачык, гади халкы белән каршы алды. Иң беренче эш итеп Күлле Киме авылының мәдәният йортына юл тоттык, анда шушы авылның апа-әбиләре белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр кордык.
Килеп керүгә үк мәдәният йорты мөдире Сәләхова Чулпан апа һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гиниятова Алсу апаның безне якты йөзе белән каршы алуы күңелгә рәхәтлек бирде, җылы, якын әңгәмә коруга матур күпер салды. Ак яулык бөркәнгән авыл апаларын, әбиләрен күргәч күңелдәге җылылык бермә-бер артты. 3 әр кешегә бүленеп, сораулар биреп, апа-әбиләрне сөйләштердек. Алар тормышларының кызыклы мизгелләрен искә төшерде, яшьлек чорларына кайтып килде, авыл тарихы елга, күл инеш атамалары белән таныштырды. Безнең белән әңгәмә корган Оркыя апа Әхмәдуллина бу авылның килене, аңа хәзерге вакытта 79 яшь. Сибгат Хәким белән күршеләр булып яшәгән чорларын искә төшереп, ул капка төбендә сөйләшеп утырганнары турында иркенләп сөйләде, матур хәтирәләре белән уртаклашты. Авылның исеме “Ник күлле?”, “Киме сүзе нәрсәне аңлата?” кебек сорауларыбыз телдән төшмәде. Шулай итеп вакытның үтеп китүе сизелми дә калды. Безнең белән әңгәмә корган Йолдыз апа Гыйниятова, Зөһрә апа Газимова, Гөлнур апа Гиниятова һ.б. белән дә рәхәт, җылы итеп сөйләшеп утырдык, авылның байтак гореф-гадәтләре, үзләренә генә хас булган йолалары белән таныштык. Сөйләшүләр барышында шушы төбәк кешеләренең сөйләм үзенчәлекләре безнең игътибар үзәгендә булды.
Күлле-Киме авылы талантлы шәхесләргә бик бай төбәк икән. Сибгат Хәким, Лена Шагыйрҗан, Луара Шагыйрҗан, Әсхәт Сәфәров шушы авылда туып-үскәннәр. Күлле-Киме авылының иң матур җирендә, тау башында урнашкан мәктәп бинасындагы музей алар белән бәйле якты истәлекләрне саклый. Көннең икенче яртысында без төркемебез белән мәктәп бинасында эшләп килүче Сибгат Хәким музеена юл тоттык. Җырларда җырланган тау асты чишмәләре, шагыйрь иҗатына илһам биреп торган өянкеләр, болыннар аның музеена бару юлында безне озатып калды. Сибгат абый гел кырда йөргән, күп шигырьләрен шунда яза торган булган. Авыл халкы күңелендә сабыр холыклы, гади кеше буларак сакланып калган Сибгать абый әнисен, туган-туфрагын, туган җирен, авылын яраткан. Музей директоры Гөлсинә апа Хәкимуллина белән бергәләп Сибгат Хәкимнең туган нигезен, йортын да күрергә насыйп булды. Шагыйрь нигезе каршында торганда күңелгә ирексездән аның шигырь юллары килде:
Туып-үскән шушы җирнең ямен
Алыштырмый икән һичнәрсәң.
Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм. (С.Хәким “Башка берни дә кирәкми”)
Шулай итеп, әлеге практикабыз ахырына якынлашты. Күңелле, мавыктыргыч практикалар оештыруда ярдәм иткәне өчен Университет һәм Институт җитәкчелегенә, Әтнә районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринатовнага, Әтнә районы Күлле Киме авылы халкына, ак яулыклы әби-апаларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Күлле Кимегә сәяхәтебез безнең күңелләрдә җылы, якты хатирәләр генә калдырды.
Чыганак: Хәйруллина Илзирә, 10.2-101 нче төркем студенты.