29 апреля 2013
Илһам канатында тибрәлеп

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъри шагыйрь булмаса илһамчысы, дип язып калдырган бөек Тукаебыз.

Әйе, хак фикер. Моның шулай булуына без 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә КФУның Филология һәм сәнгать институтында уздырылган “Илһамлы каләм” конкурсында катнашкан укучылар, яшь каләм тибрәтүчеләр белән аралаша башлагач тагын бер кат төшендек. Арада кемдер әти-әнисе, апа-сеңелләре, абый-энеләре турында язса, кемдер инде мәктәп, туган йортка мәдхия җырлый, кайберләре җавапсыз мәхәббәт утында янарга да өлгергән. Бу күренешкә жюри әгъзалары да игътибар иткән иде.

Иртәдән институт бинасын тутырып, саф татарча итеп исәнләшеп кереп, республикабызның төрле почмакларыннан, аерым алганда, Яңа Чишмә, Балык бистәсе, Аксубай, Арча, Балтач, Саба, Азнакай, Әгерҗе, Буа, Апас, Актаныш, Яр Чаллы, Кама Тамагы районы укучылары, шулай ук Башкортстан республикасыннан да кунаклар килгән иде безгә. Әллә Тукаебыз туган көн булганга, әллә шулкадәр яшь каләм тибрәтүчеләр килгәнгә, бинабызда ниндидер бер җанга рәхәтлек бирә торган күңелле халәт хөкемсөрә иде.

Актлар залында алма төшәрлек урын да калмавын күргәч, шигырь яратучыларның күп булуына инанып, тагын бер кат сөенеп куйдык. Сәхнәдән алып баручылар да ассызыклап үткәнчә, инде 5нче ел рәттән үткәрелүче бу конкурсның географиясе дә елдан-ел киңәя, бу хакта конкурска кабул ителгән хатлар сөйләп тора. Алар арасында Башкортстан, Пенза, Оренбург, Самара кебек шәһәр һәм республикалардан килгән язмалар шактый. Яшь иҗатчыларның шатлыкларын бүлешергә бу көнне янәшәләрендә әти-әниләре, укытучылары, дуслары да бар иде.

Жюри әгъзалары (арада танылган язучылар, шагыйрьләр белән беррәттән, университетыбыз галимнәре дә байтак) башкарган эшнең зурлыгын һәм авырлыгын бәяләп бетерүе дә кыен. Беренче турда 250дән артык эш бәяләнсә, 2 тур институт кысаларында үтеп, алар тарафыннан шул ук көнне 40лап эш каралды, урыннар да билгеләнде.

“Илһамлы каләм” конкурсының быелгы җиңүчеләре  - менә алар:

З нче урында “Иң яхшы шигъри әсәр” номинациясендә

Кәлимуллина Гүзәл (Азнакай шәһәренең 2 нче гимназиясе);

Гыйльманова Исламия (Теләче районы  Алан мәктәбе);

“Иң яхшы чәчмә әсәр” номинациясендә

Вәлиева Сөмбел (Саба районы  Килдебәк мәктәбе);

Әмирова Рузилә (Аксубай районы Яңа Ибрай мәктәбе);

“Иң яхшы публицистик әсәр” номинациясендә

Заһидуллина Илүзә (Балык Бистәсе районы  Күки мәктәбе);

Арикеева Илүсә (Саба районы Завод-Нырты мәктәбе);

2 нче урында “Иң яхшы шигъри әсәр” номинациясендә

Сәләхова Алсу (Яңа Чишмә Чаллы башы мәктәбе);

Җантимерова Гөлия (Кама Тамагы районы  Иске Казиле мәктәбе);

“Иң яхшы чәчмә әсәр” номинациясендә

Гайнетдинова Илүзә (Апас районы  Каратун мәктәбе);

Галиева Алинә (Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат);

“Иң яхшы публицистик әсәр” номинациясендә

Нагаева Гөлнара (Башкортстан республикасы Ярмәкәй районы Суккул мәктәбе);

Зиннәтуллина Ләйсән (Казан шәһәре);

1 нче урында “Иң яхшы шигъри әсәр” номинациясендә

Фәйзерахманова Илзия (Балтач районы  Куныр мәктәбе);

“Иң яхшы чәчмә әсәр” номинациясендә

Гарипова Илсинә (Саба районы Байлар Сабасы гимназиясе);

“Иң яхшы публицистик әсәр” номинациясендә

Әхмәтова Гөлфия (Алабуга районы  Иске Юраш мәктәбе);

Шулай ук, болардан тыш, жюри әгъзалары түбәндәге номинацияләрне дә билгеләп чыккан:

“Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре”Ризванова Миләүшә (Лениногорск районы М.Горький исемендәге мәктәп);

“Авторның үз стилен чагылдырган әсәр”Хәсәнова Илүзә (Буа районы Яңа Тинчәле мәктәбе);

“Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек”Кириллова Оксана (Яр Чаллы шәһәре  84 нче лицей-интернат);

“Композицион осталык”Гайфуллина Гөлнур (Арча районы Утар-Аты мәктәбе);

“Тормыш үзе – театр”Хаҗиева Гөлүсә (Теләче районы Үзәк мәктәбе);

Ә инде гран-при иясе булып Балтач районы Борбаш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Шәрипова Гөлнур Илнур кызы танылды.

Җиңүчеләргә Рәдиф Гаташ, Галимҗан Гыйльманов, Мәдинә Маликова кебек язучы, шагыйрьләр кулыннан бүләк алу белән беррәттән, университетыбыз профессорлары Фоат Галимуллин, бүлегебез җитәкчесе Флера Сәйфуллина, яраткан укытучыбыз Ләйлә Минһаҗева, Дамир Хөснетдинов, яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Динара Әхмәтова-Миннекаевалардан да котлау сүзләре ишетү тагын да олы куаныч, зур дәрәҗә булгандыр. Ә инде институтыбыз директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов котлавы алга таба да аларга иҗат итү өчен илһам, көч биргәндер дип уйлыйбыз. Бүлегебез җитәкчесе Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина һәм уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамил Хәмит улы Мирзаһитовның котлау сүзләреннән соң бу укучыларны үзебезнең университетыбызга, татар филологиясе бүлегенә укырга чакырып калулары исә залда утырган чыгарылыш сыйныф укучыларының алга таба барыр юлларын ачыклауда үз ролен уйнамый калмас дип ышанасы килә.

Залда җиңүчеләрне котлап, бүлегебез студентлары биюләр биегәндә, җырлар башкарганда, бу укучылар үз алларына гына булса да, үзләренең киләчәктә шушы сәхнәдән безнең студентлар буларак чыгыш ясаячакларын уйлап утыралар иде булса кирәк. Чөнки әлеге студентларның күбесе, алар кебек үк, “Илһамлы каләм” конкурсы аша шушы уку йортына килгән укучылар иде бит.

Кичә соңында барыбыз бергә басып, Габдулла Тукайның “Туган тел”ен җырлаганнан соң, әлеге хәл бөек шагыйребез рухына дога булып ирешкәндер дигән өметтә калдык. Тыныч йокла, бөек Тукаебыз, синең эшеңне, иҗатыңны дәвам итүчеләр, талантлы яшьләр, бар икән әле, шуңа ихластан сөендек бу көнне. Яшь каләм ияләренең дә иҗаты сүнмәсен, һаман дөрләсен, каләмнәре чарланып торсын, илһам канатында бергә-бергә тирбәлеп яшәргә насыйп булсын иде безгә!!!

Гөлчәчәк Хөснуллина

3 курс студенты