28 ноября 2022
Студентларга юл күрсәтүче "Маяк"

26 нчы ноябрь көнне институтыбызда сәламәтлекләре чикләнгән студентларның иҗади-шәхси үсүләренә юнәлтелгән форум уздырылды.

Әлеге чараны проектының җитәксесе, Галимбикова Илзирә, ачып җибәрде. Ул «Маяк» проектының барлыкка килү тарихы белән бүлеште һәм исеменең мәгънәсе -  студентларга юл күрсәтүче берләшмә икәнен аңлатты.

К. Тинчурин театры аритисты, «Мизгел» яшьләр театрының җитәкчесе Илфак Хафизов тавыш уяту, ораторлык серләрнә багышланган тренинг уздырды. Әлеге тренинг вакытында катнашучылар төрле физик күнегүләр эшләп, үзләрендә бер-берсенә  карата ышанычларын да арттырдылар.

Алда студентларны бербөтен команда буларак берләшүгә юнәлтелгән масстер-класс көтте. Зәлия Шәмсивалеева, студентларга бу өлкәгә кагылган кызыклы уеннар уйнатып, аларны үзара актив аралашуга этәрде.

Психолог Мария Порфирьева студентлар белән әңгәмәгә оештырды. Катнашучылар үзләренең хисләрен кәгазьдә сурәтләделәр, соңыннан психолог hәр студентка әлеге рәсемнәр буенча анализ бирде.

Форумда hәрбер катнашучы хәрефләрдән үзләре теләгән сүзне җыеп, истәлеккә беләзек ясады. «Бию», «иман», «яратам» - нинди генә сүз очрамады. Лилия Тагирова һәрбер студентка үз җимешен булдырырга ярдәм итте.  

Чара фикер алышу белән тәмамланды, катнашучыларга сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.

Студентларга очрашу ошаган дип өметләнәбез. 

Проект Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы җитәкчелегендә оештырылды.

 

Чыганак: Алинә Закирова, 3 курс студенты