09 июля 2022
БДИда 100 балл җыйган абитуриентлар белән очрашу узды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында БДИда 100 балл җыйган абитуриентлар белән очрашу узды.

Институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов абитуриентларны мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән тәбрик итте, киләчәктә үзләре теләгән уку йортына кереп, уңышлы белем алуларын теләде.

Очрашуга килгән абитуриентлар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Югары мәктәп деканнары Резеда Фаил кызы Мөхәмәтшина, Рамил Хәмит улы Мирзаһитов, Фәнүзә Харис кызы Тарасова белән очрашты, белем бирү юнәлешләре һәм КФУның сәләтле яшьләргә ярдәм итү программалары белән таныштылар.

Яшьләргә ярдәм йөзеннән оештырылган шундый программаларның берсе нигезендә БДИны 100 баллга тапшырып КФУга укырга керүчеләргә бер тапкыр 80 000 күләмендә стипендия бирелә.