26 мая 2022
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады

24 һәм 25 май көннәрендә Казан шәһәре мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды, 9 һәм 11 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре һәм профориентация үзәге хезмәткәрләре Казан мәктәпләренә барып, чыгарылыш класс укучыларын котлап кайттылар. 

33 нче гимназия, 9 нчы гимназия, 119 нчы мәктәп, 146 нчы лицей, 3 нче гимназия, 6 нчы гимназия, 4 нче гимназия-интернат, 96 нчы гимназия, 125 нче гимназия, “Адымнар” полилингваль комплексы, Ш. Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе директорларына Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән актив эшчәнлек алып барган өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Источник информации: Раиля Хаялиева