13 мая 2022
Институтка Марат Әхмәтов җитәкчелегендә дәрәҗәле кунаклар килде

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәртәбәле кунаклар кабул итте. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшин, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдулла, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Заһри кызы, Казан федераль университетының ректорат киңәшчесе Рияз Гатаулла улы Минзарипов һәм тагын башка дәрәҗәле кунакларны  “Бәйрәм” вокал ансамбле һәм “Яшьлек” бию коллективлары каршы алды. Институт директоры Рәдиф Рифкат улы Җамалетдинов кунакларны уку йорты белән таныштырды. Алар “Манзара” күргәзмә залында булдылар, Татарстан китап нәшрияты өчен институт студентлары тарафыннан башкарылган китап графикасы эшләре белән таныштылар. Институтта чынга ашырылучы татар теле курсларына йөрүчеләр белән аралаштылар, “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсе, “Мизгел” яшьләр театрына йөрүчеләр белән аралаштылар. Журналистика юнәлешендә белем алучы студентлар хөрмәтле кунакларга үзләренең иҗади проектларын тәкъдим итте.

Кунаклар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты алып барган киң эшчәнлекне хуплап, студентларга уңышлар теләде.

Источник информации: Раиля Хаялиева