12 мая 2022
Актанышның сәләтле укучылары белән очрашу

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының узып баручы уку елының йомгаклау тантанасында катнашты. Матур традициягә әйләнгән бу чара Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узды.

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты 2021-2022 нче уку елын республикадагы “Адымнар” уку-укыту комплексларының берсе буларак заманча бинада башлап җибәргән. Моңа кадәр гимназиядә 170 бала белем алса, бу уку елын 360 укучы белән уңышлы тәмамлый коллектив.   

Казан, Яр Чаллы шәһәрләренең мәгариф оешмалары, район җитәкчелеге, ата-аналар, укытучылар һәм гимназиядә белем алучылар җыелган тантана җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барды. Олимпиадаларда призлы урын алучылар, төрле ярышларда, фестиваль-конференцияләрдә җиңү яулаган уку алдынгылары, гимназия тормышында актив катнашкан әти-әниләр, укыту процессында зур тырышлык куйган укытучылар бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булачак укытучылар өчен оештырган һөнәри сменада актив катнашкан укучылар: Фәйзуллина Айгөл, Госманова Адилә, Гиздатуллин Ралиф та бар иде. Аларга институт исеменнән зур рәхмәт белдерелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук институт хезмәткәрләре Актаныш укучыларына Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку программалары, укырга керү тәртипләре һәм Абитуриент мәктәбе хакында сөйләделәр, уку йорты уздырган чараларда актив катнашырга чакырдылар. Гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова үзләренең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз элемтәдә эшләвен һәм  чыгарылыш класс укучыларының күпчелеге белем алуны дәвам итәр өчен безнең уку йортын сайлавын әйтте.

Источник информации: Раиля Хаялиева